Казанда «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган беренче «Динамо спорт уеннары» тәмамланды. 21 июньдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Уеннарны ябу тантанасы узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Сабантуе һәм Корбан бәйрәме вакытында барлык иминлек чараларын үтәргә өндәде. Бу хакта ул бүген республика Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Янгыннарны кисәтү буенча халык белән эшләү системалы булырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә терлекләргә азык әзерләү, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны азык белән тәэмин итү турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген Татарстанда 2 млн 67 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Бу еллык планның 70% диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бүген КФУ мәйданчыгында «Заманча бизнес-белем: Россия һәм дөнья» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы мәйданчыгында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ике яклы очрашуы узды.
Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин самолет төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы мәйданчыгында узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы нда булды. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.