Татарстан Премьер-министры Казан Сабантуе һәм Корбан бәйрәме вакытында барлык иминлек чараларын үтәргә өндәде

23.06.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Сабантуе һәм Корбан бәйрәме вакытында барлык иминлек чараларын үтәргә өндәде. Бу хакта ул бүген республика Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Бүген кич Казан ипподромында ат спорты ярышлары узачак, ул Казанда Сабантуй бәйрәмен башлап җибәрәчәк. Бәйрәменең төп чаралары иртәгә шәһәрнең 3 мәйданында узачак: Тынычлык бистәсе каенлыгында, Дәрвишләр бистәсе каенлыгында һәм Аккош күленең урман-парк зонасында.

Киләсе атнада, 28 июньдә, бөтен ислам дөньясының төп бәйрәмнәренең берсе Корбан бәйрәме була. Республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев