Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясалды.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Санитар-экологик ике айлыкның барышы турындагы нотык белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында уңыш формалаштыру буенча чаралар 2 млн 272 мең га мәйданда, ягъни планның 37%ы уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видиоконференция режимында барлык районнар да кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсендә эш сәфәрендә. Төбәк губернаторы Игорь Бабушкин белән бергә ул XIII Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак.
Эшкуарлар һәрвакыт халыкның актив һәм инициативалы өлеше булды һәм булып кала да. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың бизнес җәмәгатьчелеге белән очрашуда белдерде. Очрашу Казанда Эшкуар йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның мактаулы отставкасына бәйле чарада катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Югары суды бинасында узды (Пушкин ур., 72/2).
Рөстәм Миңнеханов Илгиз Гыйләҗевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк контроль комиссиясе рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты, анда 2022/2023 елгы җылылык бирү чорына йомгак ясалды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Муниципаль берәмлекләр башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, торак-коммуналь комплекс предприятиеләре, оешмалары вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәләр залына тоташтырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2022/2023 елгы җылылык бирү чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эшенә йомгак ясалды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Муниципаль берәмлекләр башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, торак-коммуналь комплекс предприятиеләре, оешмалары вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәләр залына тоташтырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтчеләр советының быелгы беренче утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.