Бүген КФУ мәйданчыгында «Заманча бизнес-белем: Россия һәм дөнья» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларны сәламләде, очрашуның 2018 елда мондый форматта, ләкин башка геосәяси шартларда узуын искәртте. "Россия дәүләтләрнең суверен тигезлеге, мәдәниятләр һәм цивилизацияләр күптөрлелеге принципларына нигезләнгән күп поляр дөнья төзү юнәлешендә тайпылусыз бара. Без коллектив Көнбатышның реакциясен беләбез", - диде ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көндә иң катлаулы шартларда эшләргә сәләтле идарәче кадрларны әзерләү бурычы тора. Ул Татарстанның бизнес-белем мәсьәләләренә багышланган экспертлар әңгәмәләренә беренче тапкыр гына мәйданчык булмавына игътибар итте. Республиканың җитештерү базасы һәм көчле фәнни-техник мөмкинлекләре бар. Мәгариф һәм тикшеренү оешмалары «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының барлык төп чараларын һәм тугандаш стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруда катнаша. Татарстанның биш югары уку йорты «Приоритет 2030» программасында катнаша. Өч университет алдынгы инженерлык мәктәпләрен формалаштыру хокукын яулый.
Фәнни-техник эшләнмәләрне коммерцияләштерү процессын тизләтү максатыннан КФУ нигезендә республика стартап-студиясе булдырылды. Татарстан яшьләре арасында бизнес-компетенцияләргә ихтыяҗ дәрәҗәсе турында «Студентлар стартабы» бөтенроссия конкурсына бирелгән гаризалар саны буенча республиканың Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып, 1 урынны алуы дәлилли.
"Халыкара катлаулы вәзгыятькә карамастан, без дус дәүләтләр белән, шул исәптән фәнни-мәгариф өлкәдә дә, элемтәләрне киңәйтергә омтылабыз. Моның ачык дәлиле – чит ил партнерлары тарафыннан „Россия-Ислам дөньясы: Kazan-Forum“ халыкара икътисади форумына һәм мәгариф министрларының халыкара форумына зур кызыксыну булуы", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның фәнни-белем бирү комплексы оешмалары арасында КФУның Югары бизнес мәктәбе аерым урын алып тора. Ул икътисадның реаль секторы һәм дәүләт идарәсе системасы өчен идарәче кадрлар әзерләү һәм квалификациясен күтәрү буенча әйдәп баручы республика мәйданчыгы.
"Ышанам ки, мәктәп һәм илнең башка уку йортлары вәкилләре катнашындагы профессиональ диалог илебездә бизнес-белем бирүне алга таба камилләштерү мәсьәләләренә җавап табарга мөмкинлек бирәчәк", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
«Заманча бизнес-белем: Россия һәм дөнья» халыкара фәнни-гамәли конференциясе 23-24 июньдә уза. Барлыгы 77 кеше катнаша, тагын 40 тан артыгы онлайн катнаша. Чит ил катнашучылары арасында Иран, Малайзия, КХР, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Һиндстан, Бангладеш, Көньяк Корея, Сербия, Үзбәкстан, Белоруссия һәм Замбия вәкилләре бар.