Яңалыклар

20.06.2023

Татарстан делегациясе 25 килешүгә кул куйды, шуларның 11е – Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

20.06.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов бүген Казанда Түбән Новгород өлкәсе архив эшләре комитеты җитәкчесе Борис Пудалов рәислегендә узган Россия Федерациясе Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советы утырышында катнашты.

20.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Россиядәге Haier вәкиллеге башлыгы, Россиядәге Haier  бизнесын үстерү директоры Людмила Романова белән очрашты.

19.06.2023

Бүген «Казан Экспо»да «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

19.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын төзү мәйданчыгында булды. Аны ТР тТөзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Татинвестграждан - проект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, шулай ук Wowhaus архитектура бюросының баш архитекторы һәм аңа нигез салучы Олег Шапиро озата йөрде.

19.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы хокук саклау органнары белән киңәшмәдә Татарстан рсепубликасы рәисе Рөстәм Миңнехановка янгыннарның оператив хәле турында сөйләделәр. Кичә Тукай районында ут җиде кешенең, шул исәптән дүрт баланың гомерен өзгән.

 

18.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бакуда Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Татар милли бәйрәме бүген Әзәрбәйҗан башкаласы үзәгендәге үзәк яр буенда уза.

17.06.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда булды һәм шәһәр Сабантуенда катнашты. Республика Хөкүмәте башлыгын Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.

17.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән очрашты. Очрашу «КАМАЗ» ГАҖ катнашында оештырылган сервис үзәге ачылганнан соң узды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә.

17.06.2023

Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән бергә, «КАМАЗ» ГАҖ һәм Гәнҗә автомобиль заводы катнашында төзелгән «Auto Leasing Azerbaijan» сервис үзәген ачты. Республика Рәисе Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә.

Битләр: << 341 342 343 344 345 346 347 348 ( 349 ) 350 >>