Казанда «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган беренче «Динамо спорт уеннары» тәмамланды. 21 июньдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Уеннарны ябу тантанасы узды.
15-21 июньдә медальләр өчен Россиянең 67 төбәгеннән, шул исәптән Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Беларусь Республикалары вәкилләреннән 2000гә якын иң көчле спортчы көрәште. Ярышлар 13 спорт төре буенча узды: хәрби коралдан ату, хезмәт биатлоны, җиңел атлетика, самбо, хәрби самбо, пляж футболы, мини-футбол, волейбол, пляж волейболы, йөзү, гер спорты, бильярд һәм пуля белән ату. Ярышлар 2 этапта уздырыла.
Уеннарны ябу тантанасында «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский, рәис урынбасарлары Сергей Гусаров һәм Николай Толстых, рәис киңәшчесе Владимир Тимошин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстанда «Динамо» рәисе Әсгать Сәфәров, СССРның атказанган спорт мастерлары, фехтование осталары Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, ишкәкче Александр Плюшкин, Россия спорты геройлары җиңел атлет Гөлнара Галкина-Самитова, укчы Светлана Демина һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты .
«Динамо» җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский сәламләп, бу соңгы уеннар түгел икәненә ышаныч белдерде. "Бер атнага Динамо спорт гаиләсен кабул иткән өчен Татарстанга рәхмәт белдерәбез. Ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек биргән спорт инфраструктурасы белән тәэмин итте. Без "беренче" "Динамо спорт уеннары" елъязмасын ачтык. Казанда алган тәҗрибәгә таянып, яңа уңышларга, җиңүләргә таба барачакбыз", - диде ул.
Анатолий Гулевский һәм Әсгать Сәфәров пляж волейболы, волейбол һәм мини-футбол буенча иң яхшы командаларга медальләр һәм кубоклар тапшырдылар. Һәр җиңүче һәм призер - Динамус ак барсы - ярышларның талисманы белән бүләкләнде.
Пляж волейболында ир-атлар турнирында өченче урынны Мәскәү командасы алды, икенче урынны Краснодар крае командасы, беренче урынны Татарстан җыелма командасы яулады. Хатын-кызлар арасындагы турнирда өченче урын - Мәскәү, көмеш медаль Санкт-Петербургка/Ленинград өлкәсенә эләкте, беренче урынны Татарстан командасы алды.
Пляж волейболында - микстта бронза медальне Приморье крае командасы яулады, көмеш медаль Татарстан Республикасына эләкте, Санкт-Петербург/Ленинград өлкәсе командасы беренче урында.
Классик волейболда Төмән өлкәсе командасы өченче булды, Дагыстан командасы икенче булды, Татарстан командасы алтын медальне алды.
35 яшькә кадәрге мини-футболда Удмуртия вәкилләре өченче булды, көмешне Санкт-Петербург/Ленинград өлкәсеннән команда алды, Мәскәү командасы җиңүче булды. 35 яшьтән өлкәнрәк категориядә бронза медальләрне Калмыкия командасы алды, икенче урынны - Смоленск өлкәсе, беренчелекне Татарстан командасы яулады.
Гомумкоманда зачетында өченче урынны Үзбәкстан командасы алды, икенче урынны - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, ә беренче урынны Татарстан Республикасы җыелма командасы яулады.