Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты

23.06.2023

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Анда шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясенең идарә рәисенең беренче урынбасары - М-12 дирекциясе (филиалы) җитәкчесе Марс Газизуллин, «Автодор» дәүләт компаниясенең инвестицион сәясәт идарәсе рәисенең беренче урынбасары Игорь Коваль, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Яклар Татарстанда М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше барышы турында фикер алыштылар. Республикада трассаның озынлыгы 142 километр тәшкил итәчәк. 

Шулай ук шәхси концессия инициативасы механизмы аша корпоратив ДШП схемасын кулланып, перспективалы төбәк инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында да фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз Вознесение тракты буенча Казаннан чыгу юлын төзү турында барды - Җиңү Проспектыннан М-7 «Идел» федераль автомобиль юлына һәм М-7дән «Казанкомпрессормаш» АҖнә кадәрге участокта.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Вячеслав Петушенкога нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.