Яңалыклар

08.06.2023

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Катар Дәүләтенең Мәгариф һәм югары белем министры Бүсәйнә Әл Нүәйми ханым белән очрашты.

Очрашу «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында узды, ул бу көннәрдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза һәм анда дөньяның 20 иленнән мәгариф министрлары җыелган.

 

08.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Тигран Хачатуров белән очрашты.

08.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре оешмасы Генераль директоры Мөхәммәд Әл-Касем белән очрашты.

Очрашу «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында узды (Казан, Б.Рәмиев ис. ИТ-парк).

08.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте оештырган. Форум Казанда Бәшир Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында уза. Видео сәламләүне форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, форумда дөньяның 20дән артык иленең мәгариф министрлары катнашты.

08.06.2023

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Депутатлар утырышның көн тәртибен расладылар, анда 32 мәсьәлә кертелгән.

08.06.2023

Бүген «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында Бәшир  Рәмиев (Казан шәһәре) исемендәге ИТ-паркта уза торган күргәзмәдә Иннополис Университеты стенды тәкъдим ителде. Аны төрле илләрдән килгән чарада катнашучылар, шул исәптән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та карады.

08.06.2023

Бүген Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы эшен дәвам итте. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте оештырды.

08.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә булды. Бу бүлектә булу социаль хезмәткәр көненә багышланды.

Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге К. Тинчурин урамы 3б адресы буенча урнашкан. Бинада капиталь ремонт үткәрелгән, реабилитация җайланмалары сатып алынган, төзекләндерелгән һәм койма белән уратып алынган территория бар. Хезмәт күрсәтүгә мохтаҗларның төп авырулары - авыр акыл зәгыйфьлеге, тирән акыл зәгыйфьлеге, шизофрения.

07.06.2023

Бүген «Чаллы», «Түбән Кама», «Зеленодольск» һәм «Чистай» алдан үсешле территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү турындагы гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышында алты инвестицион проект хупланды. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.

06.06.2023

120 меңгә якын татарстанлы бурычлары булганга илдән чыга алмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.

Брифинг Татарстан Республикасында «Суд приставлары – балаларга» бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында алиментлар түләтү темасына багышланды.

Битләр: << 331 332 333 334 335 336 337 338 339 ( 340 ) >>