Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин самолет төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы мәйданчыгында узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Киңәшмә башында катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, Казан авиазаводы ракета йөртүчеләрне һәм махсус билгеләнештәге лайнерларны проектлау, җитештерү һәм сатудан соң озата бару буенча Россиянең әйдәп баручы предприятиесе булып тора. "Ту-214 пассажир самолетлары чыгарыла, Ту-160 һәм Ту-22М3 ерак авиация самолетлары җитештерелә һәм модернизацияләнә. Заводта кулланыла торган станокларның күбесе илебезнеке", - диде Премьер-министр.
Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, авиатранспорт тармагын үстерү программасы кысаларында 2030 елга кадәр 1 меңнән артык граждан һава судносы җитештереләчәк. Биредә Казан авиазаводының аерым роле бар, ул - 2025 елда ел саен 10 Ту-214 самолетын, ә 2027 елдан 20 самолетка кадәр чыгарырга тиеш.
Михаил Мишустин Россия Президенты белән килешү буенча ТУ-214 җитештерүгә илкүләм иминлек фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп бирү турында карар кабул ителгәнен белдерде.
«Туполев» компаниясенең идарәче директоры Вадим Королев хәбәр иткәнчә, Ту-214 самолеты граждан авиациясенең заманча таләпләренә туры килә һәм җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе югары - 87%.
"Ту-214 самолетларына ихтыяҗ бүген үк 2032 елга кадәрге чорга 150 берәмлеккә кадәр тәшкил итә. Шулардан 20 самолетка ныклы контрактлар бар, 67 самолетка ниятләр турында килешүләр имзаланган һәм 61 самолетка потенциаль заказчылардан гаризалар бар", - дип ассызыклады Вадим Королев.
Ул билгеләп үткәнчә, 2027 елга 20 берәмлек Ту-214 җитештерү темпларына чыгуны тәэмин итү максатыннан ел саен җитештерүне киңәйтү һәм модернизацияләү, импортны алмаштыру, самолетлар ясауның цифрлы технологияләрен үстерү буенча чаралар комплексы эшләнгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, предприятиедә җитештерүне модернизацияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру буенча зур эш башкарылган. "Барлык сораулар да контрольдә. Куелган бурычларны тормышка ашырабыз", - дип өстәде ул.