Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

22.06.2023

Бүген С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы мәйданчыгында  Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ике яклы очрашуы узды.

Хөкүмәт Рәисе очрашуның илнең иң танылган авиазаводларының берсендә узуын билгеләп үтте. "Предприятие алдында җитештерү күләмен елына 20 машинага кадәр арттыру бурычы тора. Владимир Владимирович Путин проектны хуплады. Акча бүлеп бирелгән. Сез күләмнәрне арттыра алырсыз дип ышанам", - диде Михаил Мишустин.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге чараның предприятие өчен язмыш хәл итәрлек булуын ассызыклады. "Хөрмәтле Михаил Владимирович, моңарчы күрелмәгән санкцияләргә карамастан, республика сәнәгате үсешен дәвам итә", - диде ТР Рәисе.

Ул Хөкүмәт Рәисенә 2023 елның гыйнвар-май йомгаклары буенча республиканың социаль-икътисадый үсеше турында хәбәр итте. Республиканың тулаем төбәк продукты бәяләүләр буенча 1,4 трлн сум тәшкил иткән, җибәрелгән продукция күләме - 1,7 трлн сум, беренче кварталда инвестицияләр 156 млрд сумга якын җәлеп ителгән, ә төзелеш эшләре күләме 161 млрд сум тәшкил иткән (үсеш 10% диярлек).

"Барлык күрсәткечләргә дә алдагы елларда формалашкан ныклык запасы һәм оператив кризиска каршы менамнар ярдәмендә ирешелгән. Без илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм шәхсән Сезгә, Михаил Владимирович, ә Сезнең аша Хөкүмәткә үз вакытында ярдәм иткәнегез өчен рәхмәтле", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, 2022 елда республиканың сәнәгать предприятиеләренә ярдәмгә 70 млрд сум акча юнәлтелгән.

Шул ук вакытта, санкцияләр икътисадка йогынты ясауны дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов технологик суверенитетка ирешүнең мөһимлеген ассызыклады. "Бу максат белән без эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, яңа җитештерүләрне үстерәбез", - диде ул.

Әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашында, 6 нчы балалар поликлиникасының яңа бинасы рәсми рәвештә ачылды. "Бу торак секторында урнашкан кирәкле объект", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Хөкүмәт Рәисе социаль инфраструктураны формалаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, Татарстанда технологик суверенитет мәсьәләләрендә эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.