Рөстәм Миңнеханов: Уку елы дәвамында мәгариф учреждениеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кирәк

01.09.2023

Бүген республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар узды. Быел мәктәпләргә 511 меңнән артык бала китте, шуларның 57 меңнән артыгы – беренче сыйныф укучылары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, кичә 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүген алар барысы да укучылар өчен ишекләрен ачтылар. Якын арада 280 урынга исәпләнгән бер өстәмә корпус төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, тагын 37 мәктәп капиталь ремонтланган.

"Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко республикага эш сәфәренә килде. Без Иннополис Университеты кампусында 3 яңа объект, шулай ук КНИТУ-КАИ студентлары өчен тулай торак ачтык. Югары мәктәп өчен бу бик җитди ярдәм һәм чит шәһәрләрдән килгән студентларның укуын оештыру өчен яхшы мөмкинлек», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән министрлыгына, хакимият башлыкларына, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары җитәкчеләренә, мәктәп директорларына уку елы дәвамында мәгариф учреждениеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.