Республика Көне уңаеннан уздырылган чараларга 500 мең кеше килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
"Бу атнада Татарстанда зур күләмле чаралар узды. Беренчедән, бу - Республика Көне. Бәйрәм чаралары барлык шәһәрләрдә һәм районнарда бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Барлык чараларда барлыгы 500 мең кеше катнашты. Казанда гына да - 330 меңнән артык кеше», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Кичә, 31 августта, «Казан Экспо»да Татарстан Нефть-газ химиясе форумы старт алды. "Форум эшендә Россиянең 27 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 180 әйдәп баручы компания катнашты. Беренче көнне мәйданга 60 меңнән артык кеше килде», - диде Рөстәм Миңнеханов.