Татастан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н.В. Лемаев ис. "Бигеш" халыкара аэропортының яңа терминалын ачу тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа бинаны төзү «Бигеш» аэропортында пассажирлар агымы артуга бәйле рәвештә кирәк булган. "Бүген без барлык һава транспорты таләпләренә туры килгән яңа терминал ачабыз. Киләсе этап очыш полосасын тәртипкә китерү. Бу искиткеч аэропорт, аңа ихтыяҗ 100% булачак. Бу зонада якынча 1 млн кеше яши», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аэропортта реконструкция буенча колачлы эшләр 2019 елда башланган. Яңа терминалның мәйданы 8,5 мең квадрат метр. Үткәрүчәнлеге сәгатенә очып китү өчен - 200 пассажир һәм тагын шул ук санда очып төшү өчен . Өч катлы бинада 2 чыгу урыны, 1 тикшерү пункты (бер үк вакытта 2 агым) каралган. Пассажирларга уңайлы булсын өчен яңа терминал 1 экскалатор, 8 лифт белән җиһазландырылган. Бина барлык уңайлыклар белән җиһазландырылган: заманча вентиляция һәм кондиционер системасы, мәгълүмат экраннары, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре ихтыяҗларын исәпкә алып, иркен көтү заллары, ана һәм бала бүлмәсе һәм медпункт каралган. Заманча комплекслы хәбәр итү, видеокүзәтү, сак һәм янгынга каршы сигнализация, тикшерү җиһазлары системалары урнаштырылган.
"Граждан авиациясе, аның гаять зурлыгын исәпкә алып, безнең ил тормышында һәрвакыт мөһим роль уйнады. Һәрвакыт шулай булды: төбәк үсә - аэропорт инфраструктурасы үсеш ала. Кунаклар өчен бу визит карточкасы, ә халык өчен үз иле өчен горурлык. Без „КАМАЗ“ компаниясе төзүчеләренә, проектлаучыларына һәм инвесторларына рәхмәтле. Хәзер безнең барыбыз алдында бер бурыч тора - якын арада елына 1 млн пассажирны уздырп җибәрү», - диде РФ Транспорт министры урынбасары Игорь Чалик.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры билгеләп үткәнчә, «Бигеш» аэропорты республика икътисады үсеше өчен зур әһәмияткә ия. "Татарстанның эре предприятиеләренең шактый өлеше Кама аръягы зонасында урнашкан. Шуңа күрә аэропортның үсешен дәвам итүе мөһим. Терминал төзегәндә без үз алдыбызга төп максат куйдык - пассажирлар өчен иң уңайлы шартлар тудыру», - дип ассызыклады Сергей Когогин.
Терминалдан тыш, 2022 елда аэропортның коймалары алмаштырылган һәм аны техник саклау системалары белән җиһазландырылган, патруль периметр юлы төзелгән. Шулай ук 410 машинага исәпләнгән бушлай тукталыш мәйданчыгы төзү проекты гамәлгә ашырылган.
Яңа терминалны караганнан соң Рөстәм Миңнехановка аэропорт территориясен алга таба үстерү, аерым алганда, очып китү-очып төшү полосасын реконструкцияләү планнары турында сөйләделәр.
Н.В. Лемаев исемендәге Бигеш аэропорты Түбән Камадан - 29,5 км һәм Чаллыдан 25 км ераклыкта урнашкан. Халыкара очышлар өчен 1998 елда ачылган. Аэропорт мөмкинлекләреннән Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә шәһәрләрендә, шулай ук Удмурт Республикасы, Башкортостан Республикасы шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының эре предприятиеләре вәкилләре файдалана.
Бүгенге көндә "Бигеш" халыкара аэропортының маршрут челтәре 10 юнәлешне тәшкил итә. Узган ел биредә 618 мең пассажир йөртелгән.