Рөстәм Миңнеханов Алексеевск - Әлмәт юлы төзелешенең барышы белән танышты

02.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск - Әлмәт юлы төзелешенең барышы белән танышты.

Алексеевск-Әлмәт юлының озынлыгы 145 км тәшкил итә. Бу Шәле - Баулы трассасы проектының бер өлеше һәм Европа – Көнбатыш Кытай коридорының бер этабы.

Республика Рәисе автоюлның әзер участогы буенча йөрде, шулай ук төзүчеләр белән сөйләште. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен бу юнәлештә автомобиль агымы арта бара.

Бүгенге көндә юл югары әзерлек  дәрәҗәсендә - ел ахырына кадәр төзүчеләр трассаның беренче 100 км - тәмамлаячак. Хәзерге вакытта күперләр һәм юл чишелешләре төзелә, асфальт салына, яктырту терәүләре урнаштырыла.

Төзелешне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. Яңа юлны файдалануга тапшыру белән Казаннан Әлмәткә нибары 2 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.