Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республикада җәйге савыктыру кампаниясенә йомгак ясады.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, җәйге савыктыру ялына 148 мең бала һәм яшүсмер, шул исәптән 2 мең 337 мобилизацияләнгәннәр балалары һәм Лисичансктанан 490 бала җәлеп ителгән. "Бу - зур программа. Минемчә, ул бөтен ил буенча уникаль. Җәйге ялга шулкадәр күп баланы җәлеп итү бик сирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Савыктыру кампаниясе дәвам итә. Хәзер Рубежное шәһәреннән 197 бала Биектау районы лагеренда һәм 48 бала Азнакайда ял итә. Соңрак Лисичанск һәм Рубежноедан тагын 200 баланы кабул итү планлаштырыла.
Татарстанда җәйге ял программасын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы күзәтә.