Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәренә килде.
Эш сәфәренең төп максаты - Нефтьчеләр көненә багышланган чараларда катнашу.
Әлмәттә булганда Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге һәм нефть тармагы вәкилләре белән берничә мәгариф учреждениесендә булды.
Беренче объект инженерлык лицее бинасында (Гафиятуллин урамы) ачылган креатив индустрияләр мәктәбе булды.
Бу инде республикада икенче креатив индустрия мәктәбе ( беренче КИМ узган елның көзендә Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында ачылган иде). КИМны булдыру Әлмәттә 2023 елның февралендә башланды. Мәктәп "Россиядә уйлап чыгарылган" проекты кысаларында төзелгән.
Мәсәлән, Әлмәт КИМдә 9-17 яшьлек балалар интерактив цифрлы технологияләр, анимация, дизайн, фото - һәм видео җитештерү, электрон музыка һ. б. юнәлешләр буенча белем алачак.
Икенче объект - Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия. (Ленин урамы, 124 йорт). Яңа уку елына биредә ремонт ясалган.
Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия 1996 елдан бирле эшли. Бу 3 катлы бина, хәзерге вакытта биредә 1 меңнән артык бала белем ала.
Рөстәм Миңнехановка бинада ясалган ремонт, шулай ук уку йортын үстерү перспективалары турында сөйләделәр.
Капиталь ремонтка 135 мл федераль акча тотылган, республика бюджетыннан 54 млн сум, шулай ук 320 млн сумны спонсорлык ярдәме тәшкил иткән.
Укучылар, призлы урыннар алып, Олимпиада хәрәкәтенә актив ярдәм итәләр. Ел саен олимпиадачылар саны арта.
Рөстәм Миңнеханов сыйныфларны, җәмәгать киңлекләрен карап чыкты, шулай ук аңа мәктәп укучылары яшел үсентеләр теплицаларын һәм биолабораторияләрне күрсәттеләр.
Тагын бер белем бирү объекты - М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицей. Лицей реконструкциядән соң файдалануга тапшырылган. Шәһәр өчен бу лицей гына түгел, ә Әлмәтнең иң борынгы уку йорты да, ул 1918 елда ук беренче дөньяви татар мәктәбе буларак нигезләнгән.
Аның тарихы -ул бөтен бер дәвер. Шуңа күрә реконструкция вакытында уку йортының традицияләре һәм кыйммәтләре сакланган. Бүген биредә бассейн һәм скалодромлы спорт комплексы, остаханәләр, гаражлар һәм музыка мәктәбе булган комплекс, зур китапханә бар. Ашханә 500 урынга исәпләнгән.
Рөстәм Миңнеханов мәктәптә дистә еллар эшләгән ветеран укытучылар белән аралашты.
Ул шулай ук төзекләндерелгән сыйныфларны, ашханә һәм башка биналарны карап чыкты. Актлар залында тантаналы чара узды, анда 1 нче номерлы лицей директорына бинаның символик ачкычы тапшырылды.