Рөстәм Миңнеханов "1000 яшь футболчы" проектының мастер-классларын ачуда: Футбол-күпләр өчен яраткан спорт төре, Татарстанда аның белән 64 мең бала шөгыльләнә

09.02.2024

Бүген Казанда «Искәндәр» футбол-регби манежында «1000 яшь футболчы» социаль проектының мастер-класслар сериясе этабын ачу тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева, Рәис ярдәмчесе Равил Моратов, ТР спорт министры Владимир Леонов, «Рубин» ФК президенты Марат Сафиуллин һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «1000 яшь футболчы» социаль проектының мастер-класслар сериясе бөтен ил буенча күп шәһәрләрне яулап алды. Яшь футболчылар яңа спорт күнекмәләрен үзләштерәләр. Мастер-класслар нәтиҗәләре буенча яшь футболчылар ЦСКАның төп составының футбол матчын ачу тантанасында катнашачак һәм ЦСКАның профессиональ футбол клубы академиясенә кабул итү өчен сайлап алудан үтә алачак. Мастер-класста Татарстанның Васильево, Чистай, Менделеевск, Алабуга, Зеленодольск, Чаллы, Түбән Кама һәм Казаннан яшь футболчылар катнашты. Шулай ук мастер-классларда Россиянең башка шәһәрләреннән дә кунаклар катнашачак. Воронеж, Дзержинск, Йошка-Ола, Калуга, Түбән Новгород, Пенза, Тула һ. б.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганы истәлекле вакыйга дип атады.

"Бүген - мөһим вакыйга. ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясенә, ЦСКА футбол клубына футбол үсешенә, безнең яшь булачак футболчыларга игътибар иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Бу бик кирәкле, футбол – күпләр өчен иң яраткан спорт төре, шул исәптән Татарстанда да, бездә бүген 64 мең бала әлеге матур спорт төре белән шөгыльләнә. Спорт тармагында бүген бик күп проектлар тормышка ашырыла, футбол кырлары, бу кебек манежлар төзелә. Бүгенге вакыйгалар әйдәп баручы футбол клубы ЦСКАга керү мөмкинлеген алырга ярдәм итә. Бу зур хөрмәт һәм зур мөмкинлекләр! Барыгызга да яхшы күнегүләр телим, югары таләпләргә туры килер өчен нинди осталыкка ия булырга кирәклеген күрсәтүче остазларыгызга рәхмәт белдерәсем килә. Уңышлар телим! Хәер, ЦСКАга барысы да китмәс – бездә «Рубин»ның башка командалары да бар. Ләкин, әлбәттә, ЦСКАга эләгү бик җитди, шуңа күрә сезгә тагын бер тапкыр яхшы күнегүләр телим!",- диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга һәм, беренче чиратта, яшь футболчыларга мөрәҗәгать итеп.

ВЭБ.РФның шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева Казан - ВЭБ.РФ командасы шундый миссия белән килгән җиденче шәһәр, диде. Ни өчен нәкъ футбол? Чөнки, минемчә, бу иң команда спорты. Һәм сезнең һәрберегез үзе генә түгел, ә бөтен команда өчен дә уйный. Сез ахырда нәрсәгә ирешерсез? Бу өч көнлек мастер-класста үзләрен күрсәтүче һәркем Мәскәүгә чакырылачак һәм 2 мартта ЦСКА командасының зур кырына чыгачак. ЦСКА Академиясе тренерлары Академиядә бушлай укучыларны сайласын өчен, иң яхшы 25 малай Мәскәүдә берничә көн үткәрәчәк. Сезнең һәрберегезгә үзегезне иң яхшы итеп күрсәтергә телим! Бүген биредә 120дән артык малай 20гә якын шәһәр, шуларның 8е - Татарстан Республикасыннан. Без сезнең һәрберегез өчен җан атабыз, иң яхшылардан булыгыз һәм уңышларга ирешегез. ВЭБ.РФ һәм ЦСКА командасы бу футбол тубын Татарстан Рәисенә тупны спорт музеена тапшырсын өчен бүләк итә – биредә ЦСКА командасының барлык катнашучылары кул куйдылар», - диде Ирина Макиева.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.