Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан муниципаль районнары рейтингының нинди критерийлар буенча төзелүе турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы әйтүенчә, рейтингка район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре зур игътибар биргән һәм кызыксыну күрсәткән. Мәсәлән, бәяләү өчен критерийлар булып тармакның үсеш дәрәҗәсен һәм темпларын билгеләүче биш күрсәткеч тора. Материаллар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бастырылган.
Беренче бәяләү индикаторы игенчелек продукциясе җитештерүгә бәйле. Тәтеш муниципаль районы әлеге юнәлеш буенча алга чыккан. Кукмара муниципаль районы җитештерүне үстерү буенча яхшы динамикага ия (ул 2 нче урында).
Рейтингның чираттагы күрсәткече терлекчелек продукциясенең үсешен билгели, беренче чиратта продуктивлык үсеше хисабына. Рейтингны җитәкләгән ун район гомумреспублика күләменнән - 44% сөт, 76% ит һәм 91% йомырка җитештерә. Биредә иң алдынгысы - Тукай муниципаль районы, ул республикада дуңгыз итенең 65%ын, кош итенең 36%ын җитештерә.
Минзәлә муниципаль районы узган елда 9 позицияне арттыра алды. Район сыерларның баш санын 1,5 тапкырга арттырган, сөт җитештерү 2 тапкырга арткан, сыерлардан җитештерүчәнлек 10 мең килограммга җиткән.
Бөгелмә муниципаль районы позицияләрен 6 пунктка яхшырткан.
Иң зур югалтулар Лениногорск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында. Сөт һәм ит җитештерүне киметү хисабына алар 6 позицияне югалтканнар һәм 24 һәм 35 урыннарны билиләр.
Рейтингны эшләгәндә продукция җитештерү осталыгы гына түгел, аны сату осталыгы да исәпкә алынды, диде Марат Җәббаров. 1 гектар җир өчен акчалата керем - рейтингның өченче индикаторы. Лидерлар - сәнәгать комплекслары булган районнар. Саба районы авыл хуҗалыгы оешмалары бер гектарга 122 мең сумнан артык продукция саткан, Әтнә, Кукмара районнары - 91 һәм 80 мең сумлык.
Рейтингны тәмамлаучы районнарда бу күрсәткечләр 3-4 тапкыр түбәнрәк. Беренче унлык һәм соңгы районнар арасындагы аерма ун тапкыр, ә хуҗалыклар кисәкләрендә тагын да күбрәк.
Рейтингның тагын бер мөһим күрсәткече - авыл халкының хезмәт хакы. Узган елда ул тармак буенча уртача 46 мең 810 сум тәшкил иткән.
Районнар буенча хәл шактый аерыла. Алдынгылар арасында - Зеленодольск районы (2022 елга 19 процентка үсеш белән 71 мең сум тирәсе), Мамадыш районы (2022 елга 37 процент үсеш белән 69 мең сум тирәсе), Мөслим районы (36 процент үсеш белән 61 мең сумнан артык), Тукай районы (18 процент үсеш белән 61 мең сум тирәсе).
Бу муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәт хакы республика икътисады буенча уртача күрсәткечтән югарырак, диде Марат Җәббаров. Ул шулай ук Минзәлә районында 2022 елга карата уртача хезмәт хакының 50%тан артыграк булуын, Кама Тамагы, Кайбыч, Аксубай, Чистай, Чүпрәле районнарында 30%тан артык булуын билгеләп үтте.
"Хезмәт хакы дәрәҗәсе турыдан-туры хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Узган ел ул республика буенча хезмәткәргә уртача 3,9 млн сум тәшкил итте. Хәзерге вакытта безнең кайбер алдынгы районнарда зур резервлар бар".