Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов туризм тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә булдылар һәм "Казан марина" туризм территориясен булдыру буенча киңәшмә үткәрделәр

10.02.2024

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Татарстанга эш визиты кысаларында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән берлектә «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында оештырылган туризм тармагының кадрлар потенциалы үзәген ачуда катнашты. Үзәк Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында ачылган.

Кунаклар үзәкнең яңа биналарын, шул исәптән цифрлы студияне карадылар, шулай ук аның барлыкка килүе һәм эше турында нотык тыңладылар. 2023-2024 елларга проектны федераль бюджеттан финанслау 200 млн сумнан артык тәшкил итә.

"Россия Президенты кадрлар әзерләүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады, туризм өлкәсе дә искәрмә түгел. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында без яңа курортлар һәм туризм объектлары булдырабыз. Шуңа күрә квалификацияле белгечләр әзерләү бурычы илебез туриндустриясен үстерү һәм гамәлдәге һәм киләчәк курортларда сервисның югары сыйфатын тәэмин итү өчен әһәмиятле», – дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

"Туризм һәм кунакчыллык өлкәсе хезмәткәрләрен әзерләү һәм кадрлар потенциалын үстерү системасын формалаштыру - тармакның өстенлекле бурычларының берсе. Татарстанда туристлар агымы ел саен арта. 2023 ел нәтиҗәләре буенча туристлар агымы 4 миллионга якын кеше тәшкил итте, һәм бу саннар артачак. Шуңа күрә сыйфатлы хезмәт күрсәтү бик мөһим. Үзәк ачылганнан бирле илнең күрше төбәкләреннән белгечләрнең беренче төркеме укыту узган инде", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

2024 елда үзәктә илнең 21 төбәгеннән командалар «Туризм территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы алым» программасы буенча укыту узачак.

Дмитрий Чернышенко рәислегендә шулай ук Татарстан Республикасының Лаеш районында 21 млрд сумнан артык инвестиция күләме белән «Казан марина» инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киләчәктә ел әйләнәсе курорт үсеше өчен төп объект тулы цикллы яхта маринасы булачак дип фаразлана. Проектның Мастер-планы «Туризм.РФ» корпорациясе тарафыннан эшләнгән һәм узган ел корпорациянең Директорлар советы, шулай ук Татарстан Республикасының Инвестицион советы тарафыннан хупланган.

"Беләм, Татарстан Хөкүмәте проектка актив ярдәм күрсәтә, ә республика башлыгы аны шәхсән хуплады. "Казан марина" соңгы 30 елда төзелгән беренче туризм үзәге булачак. Проект күрсәткечләре «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе»милли проектын гамәлгә ашыруга үз өлешен кертәчәк. 2030 елга «Казан Марина» ның көтелгән туристлык-экскурсия агымы елына 620 мең кешедән артып китәчәк, 2 меңгә якын эш урыны һәм 1250дән артык номер булдырылачак», – диде Россия Хөкүмәте вице-премьеры.

"Без 9 инвестиция лоты төзедек. Инвесторлар белән актив эшлибез. Быелның икенче кварталында булачак курорт территориясендә проект-эзләү эшләре һәм инфраструктура объектлары төзү өчен махсус проект компанияләре булдырырга планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте Туризм.РФ корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов.

Дмитрий Чернышенко «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында компетенцияләр үзәге базасында яңа федераль курортлар өчен кадрлар әзерләү программасын эшләргә кушты.

Ул 2023 елда Татарстанга туристлар агымы 4 миллионга якын кеше тәшкил иткән, бу бөтен республика халкы белән чагыштырырлык, дип өстәде. Моңа, Хөкүмәт Рәисе урынбасары сүзләренчә, төбәкнең илкүләм проект чараларында катнашуы ярдәм итә. Әйтик, узган ел «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында туризмны үстерүгә федераль бюджеттан 817 млн сум акча юнәлтелгән, шул исәптән инфраструктура төзүгә, пляжларны җиһазлауга, Казанда Иске Татар бистәсендә һәм Алабугада шәһәрнең туризм кодын проектлауга.

Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ һәм «Лаеш» яхта - клубы «ҖЧҖ һәм «Кама Ривьерасы» идарәче компаниясе" ҖЧҖ арасында "Казан марина " проектының инвестицион лотларын гамәлгә ашыру ниятләре турында килешүләр имзаланды.

2024 елның 21 февралендә «Киләчәк уеннары» старт ала, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан республика туроператорлары белән берлектә эшләнгән чара кунаклары өчен фирма турлары һәм экскурсияләр булдырылган инде. Татарстан кунакларына «Киләчәк уеннары" турниры уздырылган көннәрдә бер көнлек программаларның 4 варианты һәм ике һәм өч көнлек турларның 3 варианты тәкъдим ителә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.