Рөстәм Миңнеханов Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

10.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына һәм республика активы вәкилләренә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов белдерде. Киңәшмә традицион рәвештә ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Исегезгә төшерәбез, 15 февральдә Россиядә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

"Бу - Ватаннан читтә үз бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Бу көнне без дөньяның төрле төбәкләрендәге «кайнар нокталар» аша үткән Әфган сугышчыларына һәм башка сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтәбез. Яшьләрне яклаучыларыбызның батырлыгы һәм каһарманлыгы үрнәгендә тәрбияләү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, Казанда искә алу көненә багышланган тантаналы чаралар традицион рәвештә Җиңү паркында, сугышчы-интернационалистлар мемориалы янында узачак.

"Район башлыкларына, шулай ук республика активы вәкилләренә әфган сугышчылары чараларында шәхсән катнашырга һәм барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга кушам",-диде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.