Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда торак төзелеше программаларының ничек тормышка ашырылуы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы җитештерүдә имгәнүләр очраклары һәм төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында мәгълүмат китерде. Ел башыннан республика төзелеш мәйданчыкларында бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. 2024 елның 10 февраленә үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 212 тикшерү үткәрелгән. Төзелеш оешмаларына 26 күрсәтмә бирелгән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 105 тикшерү үткәрелгән, 10 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, дәүләт программаларына кергән объектлар Баш инвестицион-төзелеш идарәсе белгечләре тарафыннан тикшерелә. Ел башыннан алар тарафыннан 73 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән.
Министр аерым ассызыклаганча, программа буенча 2024 елда ким дигәндә 3 миллион 150 мең кв. метр торак сафка кертү күздә тотыла. 10 февральгә план 13 процентка үтәлгән - 399 мең кв. м. гамәлгә кертелгән инде. Шул ук вакытта коммерциячел төзелештә планның 5 проценты тапшырылган: бу 22 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 68,9 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча планның 18 проценты үтәлгән, 29 мең кв. м. 12 йорт файдалануга тапшырылган.
Бүгенге көндә шәхси торак төзелешендә 301 мең кв. метр мәйданлы 2229 йорт тапшырылган, бу еллык планның 20%ынтәшкил итә.
Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү өлешендә быел 930 ятим бала торак алырга тиеш, алар өчен 1 млрд.742 млн. сум күләмендә акча каралган. «5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясендә быел 28 торак алучы бар. Хәзер муниципалитетлар сертификатларны рәсмиләштерү өчен биргән исәп-хисап эшләрен тикшерү бара.
Моннан тыш, быел 41 муниципаль берәмлектә 84 яшь гаилә торак алырга тиеш. Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Электрон бюджет» системасында алар белән килешүләр төзелгән инде. 2024 елда мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә 6 алучы.
Аннары министр социаль объектлар төзү буенча республика һәм федераль программалар турында хәбәр итте. Аерым алганда, компакт торак төзелеше өчен 4 мәйданчык төзекләндерелә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча аларга 133 млн сум акча бүлеп бирелә.
2024 елда «Мәгариф» тармагында 5 объект төзү каралган («Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында). Бу, шул исәптән, Лаеш районы Усады авылында һәм Казанда ике мәктәп, Питрәч районы Көек авылында һәм Кукмарада элек төзелгән мәктәпләргә ике өстәмә корпус, Апас шәһәр тибындагы бистәсендә бер балалар бакчасы төзү каралган. Бүгенге көндә ике контрактланган мәктәп буенча төзелеш-монтаж эшләре 5,7% тәшкил итә.
«Сәламәтлек саклау» тармагында 2 федераль һәм 2 республика программасы буенча 53 объект төзү планлаштырыла. Шуларның 51е медицинаның беренчел звеносына карый. Бу гомуми практика табибы үзәге һәм Казанда һәм Түбән Камада ике поликлиника, контрактлар 19-20 февральдә төзелергә тиеш, һәм 48 фельдшер-акушерлык пункты. Республика программасына кергән 28 объект сату-алуга тапшырылган инде. Федераль өлеш буенча дәүләт контрактлары 20 февральдә төзеләчәк. Шулай ук икенчел медицина звеносының 2 объекты - Саба районында кан тамырлары үзәге һәм Казанда кабул итү-диагностика бүлеге төзеләчәк (февраль ахырына кадәр контрактка кертеләчәк).
Фельдшер-акушерлык пунктлары буенча төзелеш-монтаж эшләре 8 процентка җиткән.
«Салават күпере» торак комплексындагы поликлиника буенча эшләр 35%ка үтәлгән.
Республикада яшьләр сәясәте өлкәсендә 6 балаларны савыктыру лагеры төзеләчәк (алар буенча дәүләт контрактлары төзелгән инде), Балык Бистәсе районында яшьләр үзәге, Чаллыда психологик-педагогик ярдәм бинасы реконструкцияләнәчәк. Бүгенге көндә өч балалар лагере төзелеше башланган (2%ка үтәлгән).
Спорт линиясе буенча бер республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында 21 объект төзеләчәк. Бу - 4 ябык футбол манежы һәм 15 универсаль спорт мәйданчыгы. Алар буенча контрактлар инде төзелгән.
Моннан тыш, объектлар арасында - Кукмарада чаңгы - роллер трассасы һәм Апаста футбол кырына туры килерлек административ бина бар. Алар буенча дәүләт контрактлары 20 февральгә планлаштырылган.
"Мәдәният" тармагында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы буенча 3 объект төзү планлаштырыла. Бу Мамадышта район мәдәният йорты һәм күп функцияле үзәк, Балык Бистәсе бистәсендә балалар сәнгать мәктәбе.
«Экология» тармагында ике федераль проект буенча 3 объектны гамәлгә ашыру дәвам итә. БОСК Казанны реконструкцияләү буенча башкару 76%ка җиткән, балчык кырларын рекультивацияләү буенча эшләр башкару - 66%, Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү - 67%.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты, Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсы һәм республика программасы кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур күләмдә эш башкарылырга тиеш. 2024 елда 64 җәмәгать территориясе яңа кыяфәт алырга тиеш.
Башка республика программалары кысаларында быел 111 млн сумлык 7 Башкарма комитет һәм 9 комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзү планлаштырылган (алар буенча дәүләт контрактлары төзелгән). 4 Башкарма комитет төзү буенча эшләр алып барыла (башкару - 6%).
Марат Айзатуллин инженерлык челтәрләрен модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Әйтик, биш республика программасы объектлары буенча дәүләт контрактларын март-апрель айларында төзү планлаштырыла. Федераль өлеш буенча өч программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Торак» федераль проекты буенча Биектау авылында 234 млн сумлык чистарту корылмалары төзелеше дәвам итәчәк (дәүләт контракты февраль ахырына планлаштырылган); «Авыл территорияләренең хәзерге кыяфәте» федераль проекты буенча 306 млн сумлык 7 инженер инфраструктурасы объекты гамәлгә ашырылачак (дәүләт контрактлары февраль ахырына кадәр планлаштырылган). 8 муниципалитетта тагын 48 объект коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасына кертелгән, шуларның 41 объекты буенча контрактлар төзелгән.