Рөстәм Миңнеханов Иран Икътисад министры Әхсән Хандузи белән санкцияләр шартларында икътисадка ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышты

14.02.2024

Очрашу барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Иран Ислам Республикасы Икътисад һәм финанс министры Әхсән Хандузи икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәһранда узды.

"Бүген, дөнья сәясәтенең катлаулы шартларында, безнең илләрнең хезмәттәшлеге аеруча кыйммәтле һәм актуальлек ала. Безнең илләр җитәкчеләренең даими эчтәлекле диалогы, аларның үзара сәфәрләре төрле дәрәҗәдәге, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдәге практик килешүләр өчен искиткеч шартлар тудыра. Үз чиратында, Татарстан әлеге процесска актив ярдәм итәргә тырыша», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм узган ел Татарстанга министр урынбасары Мөхәммәт Җәүдәт Шәрифзадә килүен искәртте. «Без эчтәлекле сөйләшүләр үткәрдек, һәм ул Казанда Иранның иң эре "Мелли Иран банкы" филиалы булган "Мир Бизнес Банкы" бүлекчәсен ачуда катнашты", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге очрашу барышында Татарстан Республикасы Рәисе Иранның Икътисад һәм финанс министры Әхсән Хандузины һәм Ираннан бизнес-делегацияне 2024 елның маенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.

"Иран ягы һәрвакыт форумда актив эшли, «KazanForum» кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсендә катнаша. Безнең хезмәттәшлек өчен тагын бер мөһим юнәлеш – ислам финанслары өлкәсе. Татарстан - Россиянең сынау төбәкләренең берсе, анда партнерлык финанслары принципларын кертү буенча эксперимент үткәрелә. Иранның бу өлкәдәге тәҗрибәсе һәм күнекмәләре безнең өчен бик файдалы булыр иде дип ышанам», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов та катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.