Татарстан Рәисе: Татарстан һәм Иранның товар әйләнеше үсеше өчен зур потенциалы бар

14.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры Аббас Алиабәди белән очрашуда тышкы сәүдә үсеше һәм товар әйләнеше үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Иран белән бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни элемтәләре бар, хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур.

"Татарстан компанияләре төрле елларда Иранда проектлар гамәлгә ашырдылар. Бүген Без Иранның «Дарик» компаниясе белән хезмәттәшлекне үстерәбез. "Мапна" компаниясе белән энергетика проектларын үстерүдә, шулай ук Иранның иң эре җитештерүчесе "Иран Ходро" белән автомобиль төзелеше өлкәсендә зур кызыксыну бар. Кирәкле шартлар тудыру максатыннан, узган ел Казанда Иранның Мелли Банкы филиалы булган Мир Бизнес Банкы бүлекчәсе эшли башлады», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

2023 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Иранның товар әйләнеше 2022 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арткан һәм 162 млн АКШ доллары тәшкил иткән. «Татарстан һәм Иран сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалга ия», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Иранга «КАМАЗ» йөк автомобильләре, вертолетлар һәм йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе һәм минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җайланмалары һәм компрессорлар, суыткыч техникасы, азык-төлек һәм товарлар, авыл хуҗалыгы, медицина һәм фармацевтика продукциясе китерү белән кызыксынуын билгеләп үтте. Шулай ук республика Иран товарларын импортлауны киңәйтүне көтә.

«Татарстан сәнәгать предприятиеләренең мөмкинлекләренә үз күзләрең белән инанырга һәм төрле мәсьәләләр турында "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында быел май аенда фикер алышырга мөмкин", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Иран Ислам Республикасы Сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры Аббас Алиабәдине Казанга чакырды.

Үз чиратында, Аббас Алиабәди әфәнде билгеләп үткәнчә, бүген Иран авиакомпанияләре үз авиапаркын яңарту өчен Россия җитештергән самолетлар, шулай ук медицина билгеләнешендәге вертолетлар белән кызыксына.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.