Рөстәм Миңнеханов: Татарстан өчен энергетиканы үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру - өстенлекле бурычларның берсе

03.04.2024

Бүген «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы старт алды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Беларусь Республикасы Энергетика министры урынбасары Денис Мороз, Кыргызстан Республикасы Энергетика министры урынбасары Талайбәк Бәйгазыев, Үзбәкстан Энергетика министрының беренче урынбасары – атом энергетикасын үстерү агентлыгы («Узатом») директоры Азим Әхмәдхаҗаев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 25 ел эчендә Казандагы форум үзен нәтиҗәле мәйданчык буларак танытты, анда Россия һәм кайбер чит илләрнең энергетика берләшмәсе энергетиканы үстерүнең һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыруның иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша, хәзерге заман энергия нәтиҗәле технологияләр күрсәтә.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, республика өчен энергетиканы үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру - өстенлекле бурычларның берсе. "Республикада заманча технологияләр һәм җайланмалар кертү хисабына җитештерүләрне модернизацияләү буенча актив эш алып барыла, газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү һәм электр заряды алу инфраструктурасын үстерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла. Без тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер, бу өлкәдә диалог һәм уртак эш өчен ачыкбыз. Форум мәйданчыгы үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, ниятләнгән проектларны уңышлы тормышка ашыру өчен көчләрне берләштерү өчен нәтиҗәле корал булыр дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары видеоэлемтә аша Алабуга, Минзәлә, Питрәч һәм Лаеш районнарында ике автомобиль газ тутыру компрессор станциясен һәм ике криоген автозаправка станциясен ачу тантанасы узды. Ике АГНКСның гомуми җитештерүчәнлеге елына 11,9 млн куб. м тәшкил итә, ике КриоАЗС 105,7 куб. м СПГ. Шулай итеп, бүгенге көндә республикада булдырылган АГНКС челтәренең гомуми проект җитештерүчәнлеге елына якынча 410 млн куб. компрессорланган табигый газ тәшкил итә - барлыгы 47 станция. Моннан тыш, Татарстанда елына 25 мең тонна куәте булган табигый газны сыекландыру буенча 2 комплекс файдалануга тапшырылган. 5 КриоАЗС эшли.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар махсус күргәзмәдә булдылар. Экспозициядә Россиянең 17 төбәгеннән, Беларусь Республикасыннан һәм Казахстаннан 80нән артык алдынгы тармак компаниясе тәкъдим ителгән. Шулай ук форумда катнашучылар өчен бай эшлекле программа әзерләнгән: берничә конференция һәм түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов катнашында берничә килешү имзаланды. Казан дәүләт энергетика университеты һәм «КАМА» АҖ Россиядә зарядкалау станцияләрен һәм электрокарларны сынау өчен беренче лаборатория эшләтеп җибәрү турында килештеләр. Моннан тыш, Казан дәүләт энергетика университеты П.О. Сухой исемендәге Гомель Дәүләт техник университеты белән активрак хезмәттәшлек итәчәк» (Беларусь Республикасы).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.