Рөстәм Миңнеханов: Язгы ташуларга бәйле вәзгыять киеренке булыр дип көтелә

30.03.2024

Республикада язгы ташуларга бәйле вәзгыять киеренке булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Кар катламының биеклек параметры һәм андагы дым запасы нормадан 1,52 тапкырга артык. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елгаларда боз режимында үзгәрешләр күзәтелә, ярыклар барлыкка килә, аерым елгаларда су күтәрелә башлаган. Алдагы көннәрдә яңгырлар һәм һава температурасының күтәрелүе фаразлана. Бу актив кар эреүенә һәм елгаларның шактый тулуына китерәчәк. Елгаларда суның максималь дәрәҗәсе нормадан 16 см-дан 77 см-га кадәр көтелә.

Республиканың 18 районында 10 елга су басу куркынычы тудыра. Шул ук вакытта су басу зонасында 32 торак пункт булырга мөмкин. "1 меңләп кеше яшәгән торак пунктлар турыдан-туры транспорт элемтәсеннән аерылып калырга мөмкин. Бу авыллар кирәкле азык - төлек һәм медикаментлар запасы, телефон элемтәсе, электр һәм газ белән, авария-коткару инвентары белән тәэмин ителергә тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Боз тыгылып калган урыннар барлыкка килүне кисәтү һәм бетерү максатыннан, 14 районда 2 апрельдән елгаларда бозны шартлату буенча чаралар үткәреләчәк. "Хакимият башлыклары бу чараларны үткәргәндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә, шулай ук халыкка булачак эшләр турында хәбәр итәргә тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Су басу белән беррәттән, торак йортларны һәм башка тыгыз төзелешле торак пунктларны, бигрәк тә шәһәр яны зонасында,  су басу куркынычы да борчылу тудыра.

"Шәһәр һәм район башлыкларына, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тәүлек әйләнәсе авария-коткару бригадалары, юл һәм коммуналь хезмәтләр дежурлыгын оештырырга, су басу фактлары турындагы барлык хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк. Вакытлыча дамбалар төзү өчен инерт материаллар запасын тәэмин итәргә кирәк, аларны су басу урыннарына тиз җиткерү мөмкинлеге бар. Су агызу каналларын һәм дренаж системаларын тагын бер кат тикшерергә һәм чистартырга, язгы ташкынны һәлакәтсез уздыру буенча барлык чараларны күрергә кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.