Татарстан Рәисе Россия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге көне кысаларында чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты

30.03.2024

Россия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге көне кысаларында чаралар югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Россия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге көне 2 апрельдә билгеләп үтелә. Нәкъ шул көнне 1996 елда ике дәүләт президентлары «Россия һәм Белоруссия Берләшмәсен төзү турында» килешүгә кул куйганнар иде. Бу илләрнең үзара интеграция процессына башлангыч бирә.

Рөстәм Миңнеханов тиешле чараларны үткәрүне тәэмин итәргә кушты. "Мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә хәзерге шартларда Союз дәүләтенең аерым әһәмиятенә басым ясарга кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.