Татарстан Рәисе: Без эре сәнәгать үзәге, энергия ресурсларын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре безнең өчен бик мөһим

03.04.2024

Энергетика ресурсларын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре илнең эре сәнәгать үзәкләренең берсе булган Татарстан өчен бик мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында белдерде. Чара «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, энергия нәтиҗәлелеге программалары республикада берничә дистә ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы - 2%ка, ә 2007 ел белән чагыштырганда 22,3%ка кимегән. "Безгә конкурент өстенлекләребезне тормышка ашыру мөһим, шул исәптән энергия ресурсларын нәтиҗәле куллану буенча да. Моның өчен зур резервлар бар", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул санкцияләр басымына карамастан, сәнәгать җитештерүе үсүен дәвам итүен билгеләп үтте. Татарстанда 2023 ел йомгаклары буенча 4,7 трлн сумлык продукция төяп җибәрелгән. Сәнәгать җитештерү күләме 3,3 процентка арткан. "Татарстан - эре сәнәгать үзәге һәм, тиешенчә, энергия ресурсларын эре кулланучы. Аерым алганда, без Россиядә электр энергиясе һәм газ кулланучыларның иң эреләреннән берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук республика Рәисе ТЭК объектларының яңа җитди куркынычка - пилотсыз аппаратлар һөҗүменә тап булганын билгеләп үтте . "Бу мәсьәлә максималь игътибар һәм көчләрне җайга салуны таләп итә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Үз нотыгында Татарстан Республикасы вице - премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, 2023 елда республика буенча электр энергиясен куллану 33 млрд киловатт сәгатьтән артык тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткеченнән 1,1 процентка артыграк һәм 2018 ел күрсәткеченнән 10,5 процентка күбрәк. Электр энергиясен куллануның иң зур үсеше бу елларда кокс һәм нефть продуктлары җитештерүдә - 61,7%ка. Бу 2018 елга караганда 1 миллиард киловатт сәгатькә күбрәк. Файдалы казылмалар чыгару буенча куллану үсеше 6 ел эчендә 27,5% яки узган ел дәрәҗәсенә карата 8,5%.

33 млрд киловат сәгать электр энергиясенең 28 млрд сәгате республикада җитештерелгән. Бүгенге көндә барлык энергокомпанияләрнең җайланмаларын 737 мегаваттка модернизацияләү, шулай ук «Казаноргсинтез»да 311 мегаваттка генерация һәм 50 мегаваттка чүп яндыру заводы станциясен кертү планлаштырыла.

2023 елда республика энергетиклары кулланучыларны  электр белән ышанычлы тәэмин иттеләр. Төп күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә. Мәсәлән, соңгы өч елда аварияле сүндерүләрнең уртача дәвамлылыгы өчтән бер өлешкә диярлек кимегән һәм 0,48 сәгать тәшкил иткән.

Татарстан Россия Энергетика министрлыгының альтернатив ягулык төрләрен куллану буенча проектларында уңышлы катнаша һәм алдынгы позицияләрне били. Мәсәлән, газ-мотор ягулыгын куллану буенча. 2023 ел нәтиҗәләре буенча метанга үзгәртеп корылган һәм 850дән артык транспорт берәмлеге сатып алынган. Республика территориясендә барлыгы 14 меңнән артык транспорт чарасы файдаланыла. Бүген Татарстанда 47 АГНКС урнашкан. Узган ел нәтиҗәләре буенча 65 млн кубометрдан артык СТГ сатылган. 2021 елда Татарстанда республикада сыекландырылган табигый газ базарын булдыру буенча эш башланган иде. Транспортны үзгәртеп коруга барлыгы 450 млн сумнан артык субсидия алынган, АГНКС төзелешенә чыгымнарны компенсацияләүгә - 1 млрд сум.

Татарстан ике ел рәттән электр автомобильләре өчен зарядкалау инфраструктурасын үстерү буенча федераль проектта уңышлы катнаша. Бүген республикада 200дән артык зарядкалау станциясе эшли һәм 900дән артык электромобиль теркәлгән. 2024 елда тагын 20гә якын зарядкалау станциясе урнаштырылачак.

Россия Президентының газлаштыру һәм газ белән тәэмин итүнең социаль юнәлешле системасын кертү буенча йөкләмәсен вакытында үтәү мөһим бурыч булып тора. Программа гамәлдә булган вакытта гражданнар 36 меңгә якын гариза биргән. Газүткәргеч 23,5 мең йорт хуҗалыгы чикләренә кадәр җиткерелгән. Шуларның 18 меңгә якыны газга тоташтырылган. Халыктан тыш, сәнәгать предприятиеләрен табигый газ белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, Түбән Кама сәнәгать төененең газ куллануын арттыру планлаштырыла.

Җитештерүнең энергия сыйдырышлылыгын, химия, нефть химиясе һәм җиңел сәнәгатьтән тыш, барлык сәнәгать тармакларында 7,5%ка киметү тәэмин ителгән. 2023 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгында энергия сыйдырышлылыгы 10%ка яхшырган. Бюджет өлкәсендә яңа объектлар кертү хисабына электр энергиясен куллану үсеше билгеләнгән. Энергия нәтиҗәлелеге рейтингында узган ел йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләргә яшьләр учреждениеләре ирешкән.

Утырышта Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев, Россия Энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Беларусь, Кыргызстан һәм Үзбәкстанның энергетика тармаклары вәкилләре катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.