Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды

04.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды. Чара Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан транспорт инфраструктурасы һәм транспорт чаралары объектларында террорчылыкка каршы саклану чараларын көчәйтү мәсьәләсе каралды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, хәзерге вакытта Украинаның махсус хезмәтләре бөтен Россия Федерациясе территориясендә, шул исәптән Татарстанда да, транспорт инфраструктурасы объектларына һәм сәнәгать предприятиеләренә зур кызыксыну күрсәтә.

"Интернет челтәрендә террорчылык актлары кылу өчен яшьләр актив җәлеп ителүен истә тоту мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, бүген гомуми максималь мобилизация һәм көчләрне җайга салу мөһим.

"Безгә республика транспорт инфраструктурасы һәм юллар хуҗалыгы объектларының террорчылыкка каршы торышын бәяләргә, аны камилләштерү буенча чаралар күрергә кирәк», - дип белдерде ул.

Утырышта Террорчылыкка каршы комиссиянең даими әгъзалары, башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Куйбышев һәм Горький тимер юллары һәм Идел буе транспорт прокуратурасы җитәкчеләре, транспорт инфраструктурасы, транспорт чаралары һәм юллар хуҗалыгы объектлары җитәкчеләре катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.