Татарстан, санкцияләр басымына карамастан, үсешен дәвам итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Энергетика тармагында технологик суверенитетны тәэмин итү, илебезнең энергомашина төзелешен үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» темасына «Энергетика» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышында белдерде.
Утырышны Кемерово өлкәсе Губернаторы, РФ энергетика буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Сергей Цивилев үткәрде.
Чара Казан Экспо ХКҮ мәйданчыгында узды. Кайбер катнашучылар утырышка видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 4,7 трлн сумлык продукция төяп җибәрелгән; ИПП 103,3% тәшкил иткән; эшкәртү секторы өлеше 71%тан артып киткән.
Төбәк сәнәгате һәм инфраструктурасы үсешендә энергетика комплексы мөһим роль уйный, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 3 эре җылылык һәм электр энергиясе җитештерүче, 12 бүленгән генерация объекты, 18 территориаль челтәр оешмасы, 28 сатып җибәрү компаниясе бар.
Ел саен республикада 28 млрд кВт/сәгать электр энергиясе җитештерелә. Узган ел куллану өч тапкырга арткан, декабрьдә ул 5,1 ГигаВатттан артып киткән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге геосәяси вәзгыять һәм чит ил компанияләренең Россиядән китүе төбәк өчен мөһим булган кайбер проектларны гамәлгә ашыруга тискәре йогынты ясаган.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген чит ил генерацияләү җайланмаларының запас өлешләрен эксплуатацияләү һәм җиткерү мәсьәләләре бар.
Әйтик, Казанның өч ТЭЦында да сервис хезмәтләрен үтәү буенча йөкләмәләрдән баш тарткан Дженерал Электрик компаниясе җайланмалары бар.
Моннан тыш, базарда илнең үз җайланмалары, беренче чиратта, зур куәтле турбиналар кытлыгы барлыкка килгән.Шул ук вакытта бу җайланманың бәясе чит ил аналогларыннан күпкә югарырак, ә җитештерү куәтләре җитмәү аны җитештерү вакытын арттыруга китерә. Мәсәлән, җайланмаларга ихтыяҗның артуы Түбән Кама ТЭЦында яңа куәтләрне кертү вакытын 3 елга артка күчергән.
Электр челтәре хуҗалыгында хәл тотрыклы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Республикада челтәрчеләр өчен җайланмалар һәм комплектлау материаллары җитештерү буенча электротехник кластер булдырылган. Таткабель заводы, «ЭлектроОптима», «Энергоинновацияләр», «Электрощит», интеллектуаль приборлар һәм щитлар җитештерүче «Промэнерго», шулай ук микроэлектроника һәм югары вольтлы кабель арматурасы җитештерү буенча технопарк эшли.
Шул ук вакытта федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов, шул исәптән бүгенге шартларда зуррак куәттәге илнең үз җайланмалары кытлыгы.
Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин мөрәҗәгать итте.
Ул Татарстан энергетика форумын уңай бәяләде, аның кысаларында бүген РФ энергетика буенча Дәүләт Советы утырышы уза. Игорь Левитин сүзләренчә, ТЭФ-2024 энергетика өлкәсендә белгечләр җыела торган нәтиҗәле мәйданчыкка әверелгән.
Технологик суверенитет турында сөйләгәндә, ул билгеләп үткәнчә, бүген глобаль конкурентлы продуктлар булдыру мөһим, ул уникаль эшләнмәләргә, шул исәптән яңа энергетика технологияләренә дә таяна.
Ул ассызыклаганча, бу нәкъ менә энергетика өлкәсендә белгечләр Татарстан энергетика форумының сессияләрендә, түгәрәк өстәлләрендә каралачак юнәлеш.
Утырыш барышында РФ Дәүләт Советы әгъзаларының энергетика юнәлеше буенча энергетика суверенитетын үстерүгә юнәлдерелгән нотыклары яңгырады.