Рөстәм Миңнеханов Тина Канделаки белән очрашты

05.04.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Газпром-медиа» генераль директоры урынбасары Тина Канделаки белән очрашты. Очрашу «Газпром-медиа» бинасында узды.

Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм киләчәк уртак проектларның перспективалары турында фикер алыштылар. Мондый проектларның берсе - «Инсайт Люди» (Insight People) төбәк блогерлык студияләре челтәре. Татарстанда ул ике шәһәрдә - Казан һәм Чаллыда тәкъдим ителгән. Монда иҗади кешеләргә үз потенциалын ачарга һәм медиа киңлегенә яңа идеяләр кертергә ярдәм итәләр. Проектка теләсә кайсы яшьтәге кешеләр кушыла ала.

Очрашуда шулай ук «Инсайт Люди» продюсерлык үзәге генераль директоры Алина Зиннәтуллина һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "ТНВ"ның Мәскәү филиалы ярдәме белән.