Татарстан Республикасында 3 апрельдә язгы кыр эшләре башланган

06.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү, хезмәт ресурслары белән тәэмин ителеш һәм көзге культураларның торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Әйтик, Татарстан Республикасында 3 апрельдә язгы кыр эшләре башланып киткән. Азнакай һәм Зәй районнарында күпьеллык үләннәрне беренче булып тукландыра башлаганнар. Республикада булачак эшләр күләме: көзге культураларда - 527 мең гектар, күпьеллык үләннәрдә – 350 мең гектар.

Көзге культура чәчелгән кырларга түбән басымлы тәгәрмәчле агрегатлар керә. Республикада 294 берәмлек шундый агрегат бар. Әлеге машиналарның көндәлек потенциалы 100 мең гектар мәйданда ашлама кертергә мөмкинлек бирә. Шулай ук механизацияләнгән отрядлар эшли, кирәк булганда хуҗалыклар аларның хезмәтләреннән файдалана ала.

Бүген республикада Татарстан Рәисе ярдәме белән 50/50 схемасы буенча ике республика субсидия программасы гамәлдә. Беренче программа үзйөрешле чәчрәтүче-ташлап чыгучы машиналар сатып алуга юнәлдерелгән, икенчесе сыек ашламалар, агрегатлар эремәләрен әзерләү буенча җайланмалар сатып алуга юнәлдерелгән (бу программа 2024 елдан бирле эшли). Моның өчен аерым 200 млн сум каралган. Субсидияләүнең икенче юнәлеше аеруча кирәк булачак дип саныйбыз, дип төгәллек кертте нотыкчы.

Ул билгеләп үткәнчә, быел көзге культуралар чәчүлекләрен тырмалау аеруча мөһим роль уйный. Беренче чиратта туфрак катканагын җимерү һәм үсемлек тамырларына кислород кертү өчен. Икенчедән, капиллярларны җимерү һәм дымны саклап калу өчен.

Нәтиҗәлелеге буенча БМР тибындагы ротацион тырмалар (ротацион тырма-кәтмән) лидерлык итә, алар эш тизлеге зур булу аркасында югары җитештерүчәнлекне тәэмин итә. Мондый агрегатлар республикада 147 берәмлек тәшкил итә. Аларның нәтиҗәлелеге Буа, Тәтеш, Әтнә һәм Кукмара районнарының күп кенә алдынгы хуҗалыклары тарафыннан билгеләп үтелә.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – минераль ашламалар туплау. Төбәктә бу юнәлештә эш дәвам итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, бүген «Аммоний» заводында 2,5 мең тонна ашлама бар, аларны авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм хуҗалыклары куллана ала.

Ул шулай ук хуҗалыкларга федераль бюджеттан һәм республика статьяларыннан финанслана торган юнәлешләр буенча 2,8 млрд.сум дәүләт ярдәме җиткерелүен ассызыклады.

Шушы көннәрдә минераль ашламалар алу буенча гаризалар сайлап алу тәмамланган. Әлеге субсидия буенча лимит-1,1 млрд. сум. Бу субсидияне алу өчен шарт - планлы чәчү мәйданының һәр гектарына 50 килограммнан да ким булмаган күләмдә д.в. туплау.


Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы материаллары кулланылды