Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән “Татнефть” ААҖнең 60 еллыгы бәйрәмендә булды, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансеры филиалын ачу тантанасында катнашты. Бу чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөәммәтшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Тиздән Казан монополиягә каршы хезмәтләрнең эшчәнлеген камилләштерү мәйданына әйләнәчәк. Татарстан башкаласында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең халыкара укыту-методик үзәге ачылачак. Бүген Казан Кремлендә Федераль хезмәт белән ТР Хөкүмәте арасында шул хактагы килешүгә кул куелды. Документны Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Әлеге мөһим документны имзалау тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Андрей Цариковский белән очрашуы кысаларында узды.
Бүген Казан Кремлендә 14-26 август көннәрендә Сингапурда узган беренче Яшүсмерләр Олимпия уеннарында призлы урыннарга лаек булган Татарстан спортчыларын хөрмәтләделәр. Яшь атлетлар һәм аларның тренерлары белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сингапурда узган уеннарда 201 комплект бүләк уйнатылды. Россия җыелма командасы Кытай спортчыларыннан гына калышып, 49 медаль (шуларның 20 се – алтын, 17 се – көмеш, 12 се – бронза) яулады һәм гомумкоманда зачетында икенче урынга лаек булды.