Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Идел буе районы базарында ярминкәдә булды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгын ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ярминкәгә продукция китергән предприятиеләр җитәкчеләре озатып йөрде. Татарстан башкаласында яшәүчеләр кирәкле продукция алу өчен иртәдән базарга чыккан. Идел буе районы базарында республиканың Лаеш һәм Әтнә районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Татпотребсоюз”, РАЦИН ДУП, “Юбилейная” кошчылык фабрикасы, “Бурундуковский элеватор” һәм башка агросәнәгать комплексы предприятиеләре шәһәрлеләргә арзан бәядән продукция тәкъдим итте.