Тиздән Казан монополиягә каршы хезмәтләрнең эшчәнлеген камилләштерү мәйданына әйләнәчәк. Татарстан башкаласында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең халыкара укыту-методик үзәге ачылачак. Бүген Казан Кремлендә Федераль хезмәт белән ТР Хөкүмәте арасында шул хактагы килешүгә кул куелды. Документны Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Әлеге мөһим документны имзалау тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Андрей Цариковский белән очрашуы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда билгеләп узганча, бу үзәкне төзүгә республикада кызыксыну бик зур. “Укыту-методик үзәгенең эшләве Монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә дә ярдәм итәчәк”, -ди Президент. Аның белдерүенчә, бүген ил базарында конкуренция кагыйдәләре үтәлеше белән бәйле шактый мәсьәлә бар. Аларның барысы да федераль законнар кысаларында цивилизацияле хәл ителергә тиеш. Татарстан башлыгы шул ук вакытта монополиягә каршы законнарның камилләшергә тиешлеген дә ассызыклады. Президент фикеренчә, бу кануннарда шактый гына кимчелекле урыннар бар.
Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчелегенә республикага бу өлкәгә кагылышлы юридик мәсьәләләрдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдереп, килешеп эшләүнең гомумдәүләт бурычларын чишүгә зур ярдәм итүен искәртеп узды. “Россиянең юлы бер генә –ул кече, урта, эре бизнеска эшчәнлек алып бару өчен тигез шартлар тудырыла торган демократик, хокукый дәүләт булу. Монополиягә каршы хезмәт структураларының роле бу бурычларны хәл итү. Анда югары һөнәри осталыкка ия кешеләр эшләргә тиеш”, -дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Казанда ачылачак укыту-методик үзәге алдына шушындый кадрлар әзерләү бурычы куела. Үзәк төзү турындагы документны имзалаганнан соң, журналистлар белән булган әңгәмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Президенты кушуы буенча үзәк өчен махсус бина бүлеп биреләчәген хәбәр итте. Халыкара үзәк Россия төбәкләре һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең монополиягә каршы хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү белән бергә, бу өлкәгә кагылышлы тар белгечлекне үзләштерергә теләүчеләрне дә кабул итәчәк. Моннан тыш, биредә бизнес вәкилләренә белем күтәрү һәм консультацияләр алу өчен мөмкинлек тудырылачак.“Компанияләр, предприятиеләр вәкилләренең монополиягә каршы законнар турында җентекле, квалификацияле мәгълүмат алуы аеруча мөһим. Бу аларга федераль закон таләпләрен төгәл үтәү өчен кирәк”, -ди Илдар Халиков.
Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский искәртеп узуынча, бу Россиядә беренче шундый халыкара үзәк булачак. Бүген аны төзү турында РФ Хөкүмәтенең карары әзерләнә. Казан үзәге берьюлы 170 кә кадәр белгечне кабул итәргә сәләтле булачак. Уку курсы 2 атнадан 3 айга кадәр каралган.