Яңалыклар

10.09.2010
Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Хөкүмәте һәм РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы арасында мөһим килешү имзанды.
10.09.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төньяк Осетия-Алания Республикасы башлыгы Таймураз Мамсуровка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

“Татарстан халкы кичә Владикавказның Үзәк базарында булган шартлау, анда һәлак булучылар һәм җәрәхәт алучылар турындагы хәбәрне сызлану, әрнү белән кабул итте. Күпмилләтле Татарстан халкы һәлак булучыларның якыннарының, барлык Төньяк Осетия халкының кайгысын уртаклаша, аларга теләктәшлек белдерә”, -дигән юллар бар бу телеграммада.
09.09.2010
ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган утырышта Татарстанның 2011-2013 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы тәкъдим ителде.

“Бюджетны формалаштырганда без төп юнәлешләр буенча Татарстанның әйдәп баручы позициясенә йөз тотабыз”, - дип белдерде Илдар Халиков. Ул билгеләп үткәнчә, ТР Хөкүмәте өчен төп критерий – Татарстан халкының яшәү сыйфаты.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның 2011-2013 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Социаль-икътисади үсеш фаразы нигезендә бюджет проекты эшләнә.
09.09.2010
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.
08.09.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов, ТР Президенты консультанты Ренат Мөслимов һ.б. катнашты.
08.09.2010
Бүген Казанда Федераль салым хезмәтенең 2010 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырышны Федераль салым хезмәте рәисе Михаил Мишустин үткәрде, коллегия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Үзенең кереш чыгышында Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте коллегиясен үткәрү урыны сыйфатында Казанны сайлаганы өчен Михаил Мишустинга рәхмәт белдерде. “Мин моның сәбәбе Татарстан Республикасының Россия Федерациясе бюджетын формалаштыруда уйнаган ролендә дип уйлыйм”, - диде ТР Президенты.
07.09.2010
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Федераль иминлек хезмәте ТР идарәсенең башкаланың Зур Кызыл урамында төзелә торган бинасы белән танышты. Хөкүмәт башлыгы бинаның әзерлек дәрәҗәсен уңай бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
07.09.2010
Татарстан һәм Венесуэлага ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Венесуэланың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.

Венесуэла делегациясе Татарстанга ике көнлек визит белән килде. Кичә кунаклар Чаллы һәм Зәйдә булды, бүген исә Казанның сәнәгый потенциалы белән танышты.
06.09.2010
Урманнарның никадәр зур байлык булуын күзаллау өчен берничә санны атап үтү җитәдер. Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә җиткергәнчә, Россия территориясенең 69 проценты урманнар белән капланган. Дөньядагы үзагач запасының биштән бер өлеше дә Россиягә туры килә. Моңа урманнарның зур экологик ролен дә өстәргә кирәк. Шуңа күрә бүген урманнарны дөрес итеп файдалану, аларны саклау һәм торгызуның актуальлеге бик югары.
04.09.2010

Бүген Әлмәттә Нефтьчеләр мәйданында “Татнефть” компаниясе тарафыннан Татарстанның гомуми белем бирү мәктәпләренә 60 “Fiat Ducato” микроавтобусы һәм компьютер класслар өчен 60 комплект тапшыру тантанасы узды. Бу бүләкләр нефть компаниясенең 60 еллыгы һәм Укытучы елы уңаеннан тапшырыла.

Битләр: << 2071 2072 ( 2073 ) 2074 2075 2076 2077 2078 2079 2080 >>