Яңалыклар

30.07.2010
Бүген Мәскәүдә Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Россия студентлар спорт берлеге һәм Татарстан Республикасы арасында Россиядә FISU ның Халыкара белем бирү үзәген төзергә ниятләү турындагы меморандумга кул куелды.
29.07.2010
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия 24 июль көнне кабул иткән карарга ярашлы рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе тарафыннан гадәттән тыш эссе чорда республика торак пунктларын янгын куркынычсызлыгы ягыннан тәэмин итүдә комплекслы чаралар оештырыла.
29.07.2010
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре әгъзалары - республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуга шулай ук сәнәгатьчеләр белән турыдан-туры эшләүче министрлык-ведомстволар җитәкчеләре чакырылган иде. Очрашу ассоциациянең яңартылган бинасында узды.

ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, “Казан вертолет заводы” ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Лаврентьев сүзне республика башлыгына һәрвакыт сәнәгатьчеләргә күрсәтелгән булышлык, аңлау, шушы бинаны сафка бастыруга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт җиткерүдән башлады. Башкаланың Ипподром урамында урнашкан һәм барлык мөмкинлекләр тудырылган бу бина, аның белдерүенчә, тагын да актив эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирә. Ул чит төбәкләр һәм илләрнең эш бирүчеләр ассоциацияләре белән очрашулар уздыру өчен дә бик уңайлы. Александр Лаврентьев хәбәр иткәнчә, сентябрь башларында биредә тәүге тапкыр Франциянең эш бирүчеләр ассоциациясе вәкилләрен кабул итәргә әзерләнәләр.
29.07.2010
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә ТР Прокуратурасы вәкилләре катнашында “Татарстанда хезмәт хакын вакытында түләүгә бәйле вәзгыять турында” дигән мәсьәләгә багышланган тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү Республика ведомствоара комиссиясе утырышы узды.
28.07.2010
2010 елның 28нче июлендә чыгарылган Указ нигезендә ТР Президенты ТР икътисад министры итеп Мидхәт Шаһиәхмәтовны билгеләде. Министрлык коллективына министрны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте.

Марат Сафиуллин башка эшкә китү сәбәпле ТР икътисад министры вазифасыннан азат ителде.
27.07.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Лениногорскига эшлекле визиты кысаларында Лениногорски балалар йортында булды. Республика башлыгы “Татнефть” ААҖ исеменнән балалар йорты директорына “Нефтьчеләр – Татарстан балаларына” шигаре астында «Fiat Ducato» микроавтобусы ачкычын тапшырды.

ТР Президенты визит кысаларында шулай ук балалар йотында тәрбияләнеп чыгучыларның яшь гаиләләренә - телевизорлар, ә биредә тәрбияләнүчеләргә 6 компьютер һәм хоккей, футбол, фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен спорт җиһазлары бүләк итте.
27.07.2010
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты – “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта беренче яртыеллыкта “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре каралды һәм 2010 елның август бюджеты расланды.
27.07.2010
Президент Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында Австриянең Diamond Aircraft корпорациясе генераль директоры Кристиан Дрис белән очрашуда шулай дип белдерде.

“Безне Татарстанның сәнәгать предприятиеләре базасында Diamond Aircraft белән хезмәттәшлекне үстерү кызыксындыра”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында Австриянең Diamond Aircraft корпорациясе генераль директоры Кристиан Дрис белән очрашуда шулай дип белдерде. Анда Diamond Aircraft белән “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ арасында хезмәттәшлек мәсьәләсе күтәрелде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Бу - Diamond Aircraft җитәкчелегенең Татарстанга тәүге сәфәре.
26.07.2010
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында республикада салым базасын үстерүгә зур игътибар бирелгән. Нәтиҗә буларак, республика казнасы 39,6 млрд. сумлык үз керемнәре белән тулылынган. Җирле бюджетларга үз керемнәре 11,6 млрд. сумлык алынган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 955 млн. сумга күбрәк. Гомумән алганда, узган 6 айда консолидацияләнгән бюджет 86,1 млрд. сум белән тулыланган. Шуның 51,2 млрд. сумы - салым һәм салым белән бәйле булмаган түләүләргә, 40 млрд. сумга якыны федераль финансларга туры килә. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә ясаган хисап чыгышында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин белдерде. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
26.07.2010
Агымдагы елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетына 86,1 млрд. сумлык керем алынган. Шуларның 21,2 млрд. сумын салым һәм салымнан тыш керемнәр тәшкил иткән. 34,9 млрд. сумы исә федераль үзәктән алынган финанслар өлешенә туры килә. Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә яңгырады. Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмә узган ярты елда консолидацияләнгән бюджет үтәлеше йомгакларына багышланган иде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катаншты.

Битләр: << 2071 2072 2073 2074 2075 2076 2077 2078 ( 2079 ) 2080 >>