Илдар Халиков Татарстанның Зәй районында мәктәп ачу тантанасында катнашты

01.09.2010

Бүген Татарстанның Зәй районында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 7 нче урта мәктәп ачылды.

Мәктәпне ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева хәбәр иткәнчә, Зәй халкы әлеге уку йортының ачылуын 10 елга якын көткән. ТР Хөкүмәте ярдәмендә, шулай ук төзүчеләрнең тырышлыгы белән мәктәп 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачты. “Бүген без ике сменада эшләүдән котылдык. Хәзер Зәйдәге барлык мәктәпләр бер сменада эшләячәк. Бу балалар мәктәптән өйләренә вакытында кайта, ял итә һәм дәрес әзерли ала дигән сүз. Бүген беренче сыйныф укучылары әлеге мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керәчәк”, - диде ул һәм укучыларга ныклы сәламәтлек, яхшы укуларын теләде.

Илдар Халиков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч көн – Зәй халкы күптәннән көткән мәктәп, ниһаять, үз ишекләрен ача. ТР Премьер-министры зәйлеләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләренә бәхет, уңышлар теләде. Ул шулай ук яңа мәктәпнең республикадагы иң яхшы белем учакларыннан берсе булуын билгеләп үтте.

Яңа уку елына республика мәктәпләренә 11 мең компьютер сатып алынган һәм урнаштырылган, 13 мең педагог ноутбуклар алган. Укытучылар лаеклы хезмәт хакы алырга, ә белем бирү сыйфатлы булырга тиеш, дип саный ТР Премьер-министры. Илдар Халиков укучыларның яхшы билгеләренә генә укуын теләде. Чыгышының ахырында ул яңа ачылган мәктәпнең директоры Зәбирә Бариевага компьютер сыйныфын җиһазлау өчен сертификат, шулай ук иң тырыш төзүчеләргә Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

“Ак Барс” банкы ААҖнең идарә рәисе Роберт Миңнегалиев мәктәп төзелешенә сизелерлек ярдәм күрсәтте. Бүген ул тантанада катнашучыларның барысын да яңа уку елы башлану белән котлады, уңышлар һәм сәламәтлек теләде. “Камгэсгражданстрой» ҖЧҖ генераль подряд оешмасы (Чаллы) генераль директоры Борис Зеркаль билгеләп үткәнчә, төзүчеләр 1 сентябрь уңаеннан укучыларга бүләк ясарга теләгән һәм моңа ирешкән дә. “Әлеге мәктәп җиһазланышы буенча гына түгел, тышкы күренеше буенча да Татарстандагы иң яхшы белем учакларының берсе”, - дип ассызыклады ул.

Зәйнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 7 нче урта мәктәбе директоры Зәбирә Бариева укучылар, аларның әти-әниләре һәм педагоглар коллективы исеменнән республика җитәкчеләре һәм төзүчеләргә Зәй халкына шундый зур бүләк ясаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да Белем көне белән котлады.

Зәйнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 7 нче урта мәктәбе 1000 укучыга исәпләнгән. Аны төзү эшләре 2002 елда башланган һәм 2010 елның августында төгәлләнгән. Финанслауның гомуми күләме 220 миллион сумга якын тәшкил иткән.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.