Яңалыклар

27.07.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Лениногорскига эшлекле визиты кысаларында Лениногорски балалар йортында булды. Республика башлыгы “Татнефть” ААҖ исеменнән балалар йорты директорына “Нефтьчеләр – Татарстан балаларына” шигаре астында «Fiat Ducato» микроавтобусы ачкычын тапшырды.

ТР Президенты визит кысаларында шулай ук балалар йотында тәрбияләнеп чыгучыларның яшь гаиләләренә - телевизорлар, ә биредә тәрбияләнүчеләргә 6 компьютер һәм хоккей, футбол, фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен спорт җиһазлары бүләк итте.
27.07.2010
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты – “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта беренче яртыеллыкта “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре каралды һәм 2010 елның август бюджеты расланды.
27.07.2010
Президент Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында Австриянең Diamond Aircraft корпорациясе генераль директоры Кристиан Дрис белән очрашуда шулай дип белдерде.

“Безне Татарстанның сәнәгать предприятиеләре базасында Diamond Aircraft белән хезмәттәшлекне үстерү кызыксындыра”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында Австриянең Diamond Aircraft корпорациясе генераль директоры Кристиан Дрис белән очрашуда шулай дип белдерде. Анда Diamond Aircraft белән “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ арасында хезмәттәшлек мәсьәләсе күтәрелде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Бу - Diamond Aircraft җитәкчелегенең Татарстанга тәүге сәфәре.
26.07.2010
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында республикада салым базасын үстерүгә зур игътибар бирелгән. Нәтиҗә буларак, республика казнасы 39,6 млрд. сумлык үз керемнәре белән тулылынган. Җирле бюджетларга үз керемнәре 11,6 млрд. сумлык алынган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 955 млн. сумга күбрәк. Гомумән алганда, узган 6 айда консолидацияләнгән бюджет 86,1 млрд. сум белән тулыланган. Шуның 51,2 млрд. сумы - салым һәм салым белән бәйле булмаган түләүләргә, 40 млрд. сумга якыны федераль финансларга туры килә. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә ясаган хисап чыгышында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин белдерде. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
26.07.2010
Агымдагы елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетына 86,1 млрд. сумлык керем алынган. Шуларның 21,2 млрд. сумын салым һәм салымнан тыш керемнәр тәшкил иткән. 34,9 млрд. сумы исә федераль үзәктән алынган финанслар өлешенә туры килә. Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә яңгырады. Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмә узган ярты елда консолидацияләнгән бюджет үтәлеше йомгакларына багышланган иде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катаншты.
24.07.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркия энергетика министры Танер Йылдыз белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов тугандаш Төркия делегациясен җылы котлады. Ул очрашуда билгеләп үткәнчә, Төркия Республикасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы сәүдә партнерларыннан берсе.

Татарстан Президенты РФ Президентының Төркиягә визиты алдыннан “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә Төркия компанияләренең ике яңа производствосы нигезенә таш салынуы хакында искәртте. Күптән түгел Төркия делегациясе татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйда катнашты. Республика башлыгы Төркиядә Тукай юбилее кысаларында бәйрәм чараларының югары дәрәҗәдә үткәрелгәне өчен рәхмәт белдерде.
23.07.2010
23 июль иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, 2005 елның 1 мартыннан соң торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан сугыш ветераннары реестрында 11 мең 415 кеше исәпләнә. Бүгенге көндә аларның 9291е фатир сайлау турындагы беркетмәгә нигезләнеп килешү төзегән. Килешүләрнең 2794е – торак шартларын яхшырту өчен социаль ипотека программасын сайлау турында, 1391 килешү ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (аз катлы һәм шәхси йортлар төзелеше) аша төзелгән. Килешүләрнең 53 проценты (4895е) икенчел торак базарыннан әзер фатирлар сайлау турында. Бу мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин җиткерде.
22.07.2010
Татарстанны Даниянең “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Яклар уртак проектларны төрле юнәлешләрдә алып барырга мөмкин. Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Хальдор Топсе” компаниясе башкаручы директоры Нильс Кегель Соренсен белән узган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
22.07.2010
Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе – зур Халыкара спорт ярышлары үткәргәндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физкультура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары, 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча РФ Президенты каршындагы Куркынычсызлык советы эшче төркеменең 9 нчы утырышы кысаларында әнә шулай дип белдерде.
21.07.2010
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Халыкара футбол федерациясе (FIFA) Башкарма комитеты делегациясе белән очрашты.

Битләр: << ( 2081 ) 2082 2083 2084 2085 2086 2087 2088 2089 2090 >>