«Газпромбанк» һәм ТР Хөкүмәте хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды
30.08.2010Татарстан нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә “Гапромбанк” ААҖ белән партнерлыкны җитди рәвештә үстерергә ниятли. “Газпромбанк”ның Татарстандагы бер заемчыга лимиты 2 миллиард доллар тәшкил итә. Хәзерге вакытта республикада кредит учреждениесе катнашында лизинг компаниясе булдыру мөмкинлеге карала.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган очрашуда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпромбанк” ААҖ идарәсе рәисе Андрей Акимов Татарстан һәм “Газпромбанк” арасындагы хезмәттәшлекнең әлеге һәм башка юнәлешләре хакында фикер алышты. Очрашуда ТР Хөкүмәте һәм “Газпромбанк” ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Андрей Акимов кул куйды.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бер генә төбәк тә җитди инвестиция ярдәменнән башка үсеш кичерә алмый. “Газпромбанк” - кайбер җитди һәм эре компанияләргә йогынтысы булган структура ул. Безнең хезмәттәшлекнең потенциалы һәм үсеш мөмкинлекләре зур. Сезнең команданың визиты безнең яңа проектлар үсешенә җитди этәргеч бирер дип өметләнәбез”, - диде ТР башлыгы, кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Үз чиратында, Андрей Акимов билгеләп үткәнчә, банк җитәкчелеге Татарстан үсешен зур игътибар белән күзәтә. “Без икътисадның реаль секторы үсешенә зур игътибар бирәбез. Татарстан – сәнәгать һәм социаль-икътисади яктан динамик үсеш һәм тотрыклылык үрнәге”, - дип ассызыклады ул.
“Газпромбанк”ның Казандагы филиалы идарәчесе Борис Павлов билгеләп үткәнчә, банк Татарстанның инновацион икътисадына ярдәм итәргә тырыша. “Татарстан территориясендә без берничә яңа проект, аерым алганда, нанотехнологияләр өлкәсендә, эшлибез”, - диде ул.
ТР Президенты белән очрашудан соң Андрей Акимов журналистларга Татарстан белән хезмәттәшлекнең актив рәвештә үсеш кичерүе хакында хәбәр итте. “Без предприятиеләрне модернизацияләүгә гаять зур ресурслар сарыф итәбез һәм бүгенге очрашуда үзебезгә Татарстан белгечләрен чакыру хакында килештек, шулай ук хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре исемлеген билгеләдек. Бездә моның өчен финанс мөмкинлекләре бар. Без Татарстанны тиешле җиһазлар белән тәэмин итәргә әзер. Бу безнең өчен стратегик юнәлеш ”, - диде ул.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүгенге көндә Татарстанның “Газпромбанк” белән тыгыз эшләвен билгеләп үтте. Әмма җитештерү юнәлеше әлегә җитәрлек дәрәҗәдә файдаланылмый. “Без нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә партнерлыкны җитди рәвештә киңәйтергә ниятлибез. Шулай ук безгә Татарстанда “Газпромбанк” катнашында лизинг компаниясен булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде”, - дип ассызыклады ул.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.