Яңалыклар

05.08.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветараннарына фатир ачкычлары тапшырды.

Искәртеп узабыз, фатирлар Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы кысаларында бирелә.
05.08.2010
Хәзерге вакытта “ТАНЕКО” җитәкчелеге алдында торган төп бурыч – билгеләнгән вакытта “гасыр төзелешенең” тәүге җитештерү куәтләрен сафка бастыруны төгәлләргә тиешле эшчеләрнең санын арттыру. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларын файдалануга тапшырырга нибары 66 көн вакыт калды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика төзелеш штабында сүз әнә шул хакта барды.
05.08.2010
Бүген “Алтынчәч” тоннель казу комплексы Авиатөзелеш районыннан Мәскәү районына килеп җитте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге вакыйганың шаһиты булды. Ленин исемендәге Мәдәният сарае янәшәсендәге “Завод” станциясен “Мәскәү” станциясе белән тоташтыручы 1320 метр озынлыктагы тоннельне “Алтынчәч” 6 ай ярым вакыт эчендә узган. “Казметрострой” МУП җитәкчесе Марат Рәхимов моны бик яхшы тизлек һәм яхшы нәтиҗә дип бәяләде. “Моңа тотрыклы финанслар булу исәбенә ирешелде.
04.08.2010
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе Ирина Масакова белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов, Министрлар Кабинеты аппаратының Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Александр Юртаев катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Бөтенроссия халык исәбен алуга Татарстанда әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле мәсьәләләр фикер алышуның төп темасы булган. Билгеле булганча, Бөтенроссия халык исәбен алу илнең барлык территориясендә быел 14 -25 октябрь көннәрендә узачак.
03.08.2010
Татарстанда гаилә сөт фермалары төзү өстенлекле юнәлешкә әверелергә тиеш. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районында узган “Гаилә сөт фермаларын үстерү” дигән республика семинар-киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде.

Республика башлыгы фикеренчә, заманча гаилә сөт фермалары, сөт җитештерүдән тыш, күп кенә башка бурычларны да хәл итә: авыл районнарында өстәмә эш урыннары булдыра, авылда традицион тәртипне саклый, балаларны тәрбияләүдә дә файдасы зур.
03.08.2010
Бүген Казан Кремлендә “Динамо-Казан” чирәмдәге хоккей командасын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчыларны җиденче мәртәбә Россия чемпионы исемен яулаулары белән котлады.

Р.Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә Кремльдә Россия һәм Халыкара ярышларда җиңүчеләрне хөрмәтләү күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте. “Бүген без биредә чирәмдәге хоккей буенча Россиянең 7 тапкыр чемпионнарын – “Динамо-Казан” клубын хөрмәтлибез. Команда оешуга тиздән 30 ел тулачак, әлеге юбилей алдыннан сез чираттагы мәртәбә алтын медаль яуладыгыз”, - дип ассызыклады республика Президенты.
02.08.2010
Бүген Казанда 2013 елгы Универсиада авылы территориясендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе уку бинасының нигезенә беренче таш салдылар.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Павел Новиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, 2013 елгы Универсиада дирекциясе башлыгы Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.
02.08.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төркмәнстанга китте. Ашхабадның Төркмәнбашы исемендәге Халыкара аэропортында Казан рейсын Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төркмәнстанның рәсми затлары каршы алды. Аэропорт бинасы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстанның дәүләт флаглары белән бизәлгән иде.

Шунда ук Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Рөстәм Миңнеханов арасында кыска сөйләшү булды. Төркмәнстан башлыгы Рөстәм Миңнехановны җылы сәламләде һәм аны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына билгеләнүе белән котлады. Ул шулай ук Россия һәм Төркмәнстан, Татарстан һәм Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш керткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
31.07.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына Татарстанда янгынга бәйле вәзгыятьне тәүлек әйләнәсе контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.
30.07.2010
“Татарстанда торакны өлешләп төзүдә алданганнар проблемасы ел ярым-ике елда хәл ителә ала”, - дип белдерде бүген журналистлар белән очрашу вакытында “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнар хокукларын яклау буенча Эшче төркеме рәисе Александр Хинштейн. “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча Эшче төркеменең Казанда узган күчмә утырышыннан соң.

Битләр: << 2071 2072 2073 2074 2075 2076 2077 ( 2078 ) 2079 2080 >>