“Бүгенге көнгә бөртеклеләрнең язмышы хәл ителгән”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР вице-премьеры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренә караганда, корылык аркасында, хәл катлаулы булып кала бирә. “Быел 1 млн. тоннадан артык иген җыеп алырга мөмкин түгел”, - дип белдерде Марат Әхмәтов, шулай ук кукуруза, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм күпъеллык үләннәрнең торышы начар булуын белдереп. Республика шикәр чөгендере белән шөгыльләнүче көньяк төбәкләрдән шикәр сатып алырга планлаштыра. Бәрәңге гектарыннан 60-70 центнер чыгар дип көтелә.