ТР Президенты ТДГПУның яңа уку бинасында электрон белем бирү мөмкинлекләрен бәяләде
30.08.2010Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты сәнгати белем бирү факультетының шушы көннәрдә ачылган дүрт катлы яңа бинасында (Межлаук урамы, 3/45) булды.
Республика башлыгын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Төзелеш эшләре 2004 елның җәендә үк башланган сәнгати белем бирү факультетының яңа уку бинасы Казанның тарихи үзәгендә урнашкан. Бина уку процессының үзенчәлеген истә тотып төзелгән, концерт залы, гомуми һәм индивидуаль дәресләр үткәрелә торган аудиторияләр, компьютер сыйныфы, репетиция бүлмәсе, хореография залы, фонотека, рәсем һәм сынлы сәнгать остаханәләре белән җиһазландырылган. Биредә факультет базасында фәнни-техник лабораторияләр һәм үзәкләр булдыру өчен бөтен шартлар да бар. Элегрәк факультет студентлары белем алган Пушкин урамындагы бина Казан дәүләт консерваториясенә кайтарып бирелгән.
Әлеге объект төзелеше ТР башкаласының 1000 еллыгына әзерлек барышында кабул ителгән “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше” федераль максатчан программасы, шул исәптән “Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында финансланган. Яңа уку корпусын сафка бастыру өчен акча – 72,33 миллион сум – федераль һәм республика бюджетларыннан тигез итеп бүленгән. Федераль мәгариф агентлыгы җиһаз сатып алу өчен тагын өч миллион сум биргән.
Рөстәм Миңнехановны Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының яңа бинасында рәсем сәнгате укытучыларын әзерләүнең үзенчәлекләре белән таныштырдылар, укучылар белән дәресләр әзерләү өчен компьютер технологияләрен куллану мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Казан мэрын музыкаль аранжировкалар ясау өчен заманча алымнар куллану аеруча нык кызыксындырды. Музыкаль һәм художество-компьютер технологияләре үзәгендә делегация әгъзаларына бер студентның «3D MAX» программасы ярдәмендә уку биналарының интерьерларын, ә икенче бер студентның 2013 елгы Универсиада волонтерлары өчен кием дизайны эшләве хакында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнехановта интерактив дәрес аеруча нык кызыксыну уятты. Аның барышында ТДГПУ педагогларының берсе Татарстанның Кукмара районы мәктәбендә укучыларга мастер-класс күрсәтте. Кукмара укучыларының бернинди уен коралына кушылмыйча музыкаль композиция башкаруы, ә ТР Президентының реаль вакыт режимында аны ишетүе һәм хәтта укучыларны Республика көне белән котлавы бүгенге дәреснең төп нәтиҗәсе булды. “Электрон белем бирүдә яңа технологияләрнең мөмкинлекләре безне хәйран калдырды”, - дип белдерде республика башлыгы. Видеоэлемтә системасы ярдәмендә Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында барлык укытучыларның да заманча ноутбуклары бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды һәм мәгариф системасы өчен гамәлдә булган программа һәм технологияләрнең мәгълүматлар базасын булдырырга тәкъдим итте.
Актлар залында кунаклар мәктәп укучылары һәм факультет студентларының художество-иҗат эшләре урын алган күргәзмә белән танышты. Аларның берсен Рөстәм Миңнехановка бүләк иттеләр.
Соңыннан ТР Президенты һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасының бер объекты булган “Мәскәү” спорт комплексы белән танышты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.