Яңалыклар

22.09.2010
Бүген Татарстан башкаласындагы “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Бергәләп – балалар хакына!” дигән исем белән Бөтенроссия күргәзмә-форумы эшли башлады. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды (ул РФ Президентының 2008 елның 26 мартындагы 404 нче Указы белән булдырылган) тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган әлеге чарада фондның икееллык эшчәнлегенә беренче тапкыр нәтиҗә чыгарыла. Фонд идарәсе рәисе Марина Гордеева билгеләп үткәнчә, бу федераль күргәзмә-форум беренче тапкыр шундый зур күләмле итеп уздырыла: анда 2009 елдан фонд финанслашкан РФнең 50 субъектының 109 программасы һәм финанслаган 63 субъектының 307 проекты тәкъдим ителә, илнең 63 субъектыннан махсус килгән 360лап вәкил катнаша. Ә инде программа һәм проектларны (программа һәм проектларга 70тән артык төбәк җәлеп ителгән, фондның үзенең дә 6 программасы гамәлдә) тормышка ашыру өчен фонд (ул РФ бюджетыннан финанслана, хәйрия акчалары файдаланыла) биргән грантларның гомуми суммасы 1625 млн. сумнан артык исәпләнә.
22.09.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында «Intel» корпорациясе вице-президенты Джон Дейвис белән очрашты.

“Татарстанда барган соңгы вакыйгалар мәгълүматлаштыру, инновацияләр һәм ИТ-технологияләр белән бәйле. Без Россия һәм чит илләрдәге яңалыкларны күп кулланабыз”, - дип ассызыклады очрашуда Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, ИТ-технологияләрне, беренче чиратта, мәгариф системасына кертергә кирәк. Белем бирүне дөньякүләм стандартлар һәм таләпләргә җавап бирүче яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур. Яңа технологияләрне медицинада да активрак кулланырга кирәк.
21.09.2010
“Укытучыга – компьютер” республика проекты кысаларында Татарстанның 375 мәктәбеннән 13 меңгә якын мөгаллим ноутбук алган. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Электрон мәктәп” проекты буенча муниципаль берәмлек башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
21.09.2010
Бүген эш визиты белән Казанга килгән Россия футбол берлеге башлыгы Сергей Фурсенко ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Россия футболы Вөҗдан кодексын имзалады, шуннан соң Үзәк стадиондагы матбугат үзәгендә С.Фурсенко журналистларның сорауларына җавап бирде.
20.09.2010
Бүген Татарстаның Әлмәт районында истәлекле вакыйга булды. Капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә вокзал комплексы һәм “Әлмәт” тимер юл станциясе платформасы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Шулай килеп чыкты инде, без Горький тимер юлының Татарстан участогы буенча күп кенә станцияләрне тәртипкә китердек, ә менә Куйбышев юнәлеше озак вакыт дәвамында күләгәдә калды. Хәзер барысы да үзгәрде, безгә бары тик Зәй станциясен генә төзекләндерәсе калды. Мин әлеге проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен Россия тимер юллары һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләремне ирештерәм. Әлмәт районында яшәүче һәркем өчен тимер юлдан бернинди тоткарлыксыз хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылуына мин бик тә шат”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов сәламләү сүзендә.
18.09.2010
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Чүпрәле районына сәфәре барышында район үзәгендәге берничә социаль объектта булды.
18.09.2010
Бүген “Сочи–2010” форумында республика стендында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Карачаево-Черкеси Президенты Борис Эбзеев очрашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов ике тугандаш республиканың элемтәләре һәм мөнәсәбәтләре үсеш алачагына өметләнүен белдерде. Аерым алганда, торак төзелеше һәм туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек активлаштырылачак.
17.09.2010
Бүген “Сочи-2010” форумында Татарстан стендында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең РФдагы илчесе Жан де Глинасти белән очрашты.

Очрашуда Франция делегациясенең Татарстанга визиты буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый элемтәләр ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне киңәйтә.
17.09.2010
“Сочи-2010” халыкара инвестицион форумда катнашучылар “Кече бизнеска юл бирегез!” дип аталган иртәнге аш вакытында кече бизнесны үстерү өлкәсендәге агымдагы трендлар буенча фикер алышты. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
16.09.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар краена эшлекле сәфәр кыла. Ул анда бүген ачылучы “Сочи-2010” IX Халыкара инвестиция форумында катнашачак.

“Сочи-2010” форумы Краснодар крае Кара диңгез буенда 16-19 сентябрь көннәрендә үтә. Форумның тантаналы ачылышы һәм күргәзмәләр белән танышу 17 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында катнашачак, анда РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин “Инвестицион климат: максатлар, өметләр һәм нәтиҗәләр” дигән темага чыгыш ясар дип көтелә.

Битләр: << ( 2071 ) 2072 2073 2074 2075 2076 2077 2078 2079 2080 >>