Рөстәм Миңнеханов Франциянең РФдагы илчесе Жан де Глинасти белән очрашты

17.09.2010

Бүген “Сочи-2010” форумында Татарстан стендында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең РФдагы илчесе Жан де Глинасти белән очрашты.

Очрашуда Франция делегациясенең Татарстанга визиты буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый элемтәләр ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне киңәйтә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.