Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2010” Халыкара инвестиция форумында катнаша
16.09.2010Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар краена эшлекле сәфәр кыла. Ул анда бүген ачылучы “Сочи-2010” IX Халыкара инвестиция форумында катнашачак.
“Сочи-2010” форумы Краснодар крае Кара диңгез буенда 16-19 сентябрь көннәрендә үтә. Форумның тантаналы ачылышы һәм күргәзмәләр белән танышу 17 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында катнашачак, анда РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин “Инвестицион климат: максатлар, өметләр һәм нәтиҗәләр” дигән темага чыгыш ясар дип көтелә.
Форумда Рөстәм Миңнеханов Американың Россиядәге сәүдә палатасы президенты Эндрю Сомерс, Америка-Россия эшлекле советы генераль директоры Эдвард Верона белән очрашачак.
Шулай ук Франциянең Россия Федерациясендәге илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге француз делегациясе, «Siemens AG» компаниясенең Россия һәм Үзәк Азиядәге президенты, компаниянең вице-президенты Дмитрий Меллер белән очрашулар планлаштырылган.
Форум хуҗаларының бер павильонында Татарстан Президенты Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев белән очрашачак. Ә Ярославль өлкәсе губернаторы Сергей Вахруков белән очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Ярославль өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук аны гамәлгә ашыру беркетмәсенә кул куелыр дип көтелә.
18 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов “Ефәк юлы-2010” Халыкара ралли-рейды җиңүчеләрен каршылау тантанасында катнашачак.
Форум экспозициясендә Татарстан IT-технологияләр өлкәсендәге, электрон документлар әйләнеше, электрон белем бирү проектларын һәм IT-паркны тәкъдим итәчәк. Сочида шулай ук 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы программасы тәкъдим ителәчәк.
“Сочи-2010” форумында Россиянең 52 төбәгеннән, 32 илдән вәкилләр, шул исәптән 4 Хөкүмәт делегациясе һәм 13 дипломатик миссия җитәкчесе, шулай ук Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләре катнаша. Форумның күпсанлы чараларын 1200 дән артык журналист яктыртачак.
Россия төбәкләре үзләренең инвестицион потенциалын тәкъдим итәчәк конгресс-күргәзмә павильоннарының гомуми мәйданы – 16300, ә күргәзмә экспозицияләренең гомуми мәйданы 11200 квадрат метр тәшкил итә.
Форум кысаларыда дистәләрчә брифинг һәм “түгәрәк өстәлләр” узачак. Аларда төзелеш тармагы, полиция турындагы яңа закон проекты һәм бизнес иминлеге, миграция сәясәте һәм чик буе-виза процедураларын гадиләштерү, энергетик нәтиҗәлелекне арттыру, Россия киноиндустриясен үстерү перспективалары һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышыначак.
Форум кысаларында 2014 елгы XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары (Сочи) һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына (Казан) әзерлек һәм аларны үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышы узачак.
Инвестицион форумның мәдәни программасы кысаларында Британия эстрада җырчысы Том Джонс, «Чайф», «Би-2», «Ума Турман» төркемнәре концерты була.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.