ТР Хөкүмәте башлыгы Иске Чүпрәледәге социаль объектларда булды

18.09.2010

Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Чүпрәле районына сәфәре барышында район үзәгендәге берничә социаль объектта булды.

Иске Чүпрәледәге 1 нче мәктәптә Премьерга “Электрон мәктәп” проектының ничек гамәлгә ашырылуын демонстрацияләделәр. Илдар Халиков башка кунаклар белән бергә биредә хезмәт, информатика һәм физкультура буенча ачык дәресләрдә булды, укытучыларның Президент программасы буенча бирелгән ноутбоуклардан ничек файдалануы белән танышты. Мәктәп директоры Резедә Хуҗиева сүзләренә караганда, мөгаллимнәр дәрес уздырганда хәзер ноутбуклардан актив файдалана, Интернетка кереп, балаларны дәрескә әзерләү өчен кирәкле материаллар эзли.

Мәктәптән соң Илдар Халиков үзәк район хастаханәсенә юл тотты. Биредә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Хөкүмәт башлыгына капиталь төзекләндерү уздырылган хирургия бүлеген презентацияләде.

Премьер шулай ук районда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзелеше белән танышты, аларның уңайлы булуын, янәшәдә генә йорт яны участоклары бүленүне, йортларга асфальт юллар сузуны үз күзләре белән күреп инанды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.