Казанда “Бергәләп – балалар хакына!” дигән исем белән Бөтенроссия күргәзмә-форумы эшли
22.09.2010Бүген Татарстан башкаласындагы “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Бергәләп – балалар хакына!” дигән исем белән Бөтенроссия күргәзмә-форумы эшли башлады. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды (ул РФ Президентының 2008 елның 26 мартындагы 404 нче Указы белән булдырылган) тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган әлеге чарада фондның икееллык эшчәнлегенә беренче тапкыр нәтиҗә чыгарыла. Фонд идарәсе рәисе Марина Гордеева билгеләп үткәнчә, бу федераль күргәзмә-форум беренче тапкыр шундый зур күләмле итеп уздырыла: анда 2009 елдан фонд финанслашкан РФнең 50 субъектының 109 программасы һәм финанслаган 63 субъектының 307 проекты тәкъдим ителә, илнең 63 субъектыннан махсус килгән 360лап вәкил катнаша. Ә инде программа һәм проектларны (программа һәм проектларга 70тән артык төбәк җәлеп ителгән, фондның үзенең дә 6 программасы гамәлдә) тормышка ашыру өчен фонд (ул РФ бюджетыннан финанслана, хәйрия акчалары файдаланыла) биргән грантларның гомуми суммасы 1625 млн. сумнан артык исәпләнә.
Бөтенроссия күргәзмә-форумының тантаналы ачылышына килгән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашучыларны ТР Президенты һәм җитәкчелеге исеменнән сәламләп, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү, балалар арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә Татарстанда инде берничә ел максатчан эш алып барыла, дип билгеләп үтте. Мәсәлән, караучысыз калган һәм ятим балалар дәүләт катнашында гаиләләргә урнаштырыла, нәтиҗәдә, әкренләп балалар йортлары ябыла, хәлләре шәптән булмаган тотрыксыз гаиләләр контрольга алына һәм алар белән профилактика эшләре даими рәвештә бара, гомумән, авыр тормыштагы балаларга кагылышлы мәсьәләләр республиканың күз уңында тора, дип билгеләп үтте.
Шушы чараны зурлап үткәрүдә ярдәме өчен оештыру комитеты исеменнән фонд идарәсе рәисе Марина Гордеева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре белдергәч, күргәзмә-форумга килгән мөрәҗәгатьләр укылды. Аерым алганда, сәламләүчеләр һәм шушы илкүләм чарага матур теләкләрен белдерүчелә арасында РФ вице-премьеры Александр Жуков, ТР сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикова (әлеге министрлык фондны гамәлгә куйган), РФ Президенты карамагындагы балалар хокуклары буенча уполномоченный Павел Астахов, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балаларны социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Алина Левицкая, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һ.б. бар.
Марина Гордеева ачыклык керткәнчә, программаларны тормышка ашыра башлаган беренче ел эчендә төрле төбәкләрдә авыр тормыш хәлендә калган балалар белән эшли торган 119 яңа үзәк оештырылган, 74 социаль участок хезмәте, хәлләре шәптән булмаган гаиләләр белән эшли, күзәтчелек итә торган аерым 40 хезмәт, балаларга кичекмәстән ярдәм итә торган 74 күчмә бригада барлыкка килгән. Нәтиҗәдә, 60 меңнән артык гаиләгә балаларга кагылышлы төрле мәсьәләдә социаль хезмәт күрсәтелгән, закон белән каршылыкка кергән 4 меңнән күбрәк яшүсмер тернәкләнү хезмәтенең уңай йогынтысын тойган һ.б.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды финанслашуында республика югарылыгында һәм муниципаль дәрәҗәдәге 6шар программа һәм проект тормышка ашырыла, Татарстанга фондның ярдәме 36,2 млн. сумлап исәпләнә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.