Яңалыклар

04.10.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу алдыннан агымдагы елның 2-3 ноябрь көннәрендә Казанда үткәреләчәк “Яңа федератив Россиянең формалашуы: Татарстан Республикасының конституцион законнар иҗат итү тәҗрибәсе” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференцияне әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
04.10.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков гражданнар оборонасына бәйле Бөтенроссия укуларын уздыру буенча селектор киңәшмәдә катнашты, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.
04.10.2012
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышы 11 октябрьдә узачак. Бүген бу хакта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек иткән Президиум утырышында хәбәр ителде.
04.10.2012
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Мәскәүдә Россия Иҗтимагый телевидениесе советының беренче утырышында катнашты.
04.10.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH International компаниясе генераль директоры Франко Фузиньяни белән очрашты.
03.10.2012
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС экспертлары белән бергә Зөя утрау-шәһәрчегендә булды.
03.10.2012
Бүген Әлмәт шәһәрендә “Нефтьче” Мәдәният сараенда Әлмәт бораулау эшләре предприятиесенең (АПБР) 60 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үтте. Бораулаучыларны котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.
03.10.2012
Бүген Казанда ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә үткән елдагы эшләр һәм киләчәккә планнар сөйләшенде.
03.10.2012
Бүген Казанда ТР Ветераннары (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасына 25 ел тулу уңаеннан конференция узды. Конференция эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Чыгышы башында Илдар Халиков Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында барлык җыелганнарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. ТР Премьер-министры яшь буынны тәрбияләгәннәре, республика тормышында актив катнашканнары, Татарстан иминлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен, ветераннарга рәхмәтен белдерде.
02.10.2012
Бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ФС Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин белән очрашты.

Битләр: << 1851 1852 1853 1854 1855 ( 1856 ) 1857 1858 1859 1860 >>