Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФС югары һәм түбән палаталары башлыклары белән очрашты
02.10.2012Бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ФС Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин белән очрашты.
Валетина Матвиенко белән очрашуда Россия парламенты югары палатасының РФ субъектларының закон чыгару органнары белән багланыш мәсьәләләре сөйләшенде. Әңгәмәдә катнашучылар иң төп проблемаларны чишүдә федераль һәм төбәк закон чыгару органнарының уртак көченең мөһимлеген билгеләделәр.
ФС спикеры Татарсанда эшләрнең ничек баруы, республика үсеше өчен иң яхшы дип, нинди юнәлешләр билгеләнүе турында кызыксынды. Төбәк үсеше өчен перспектив планнар турында сөйләгәннән соң, Фәрит Мөхәммәтшин В.Матвиенкога Татарстан Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуга багышланган "Яңа федератив Россия торгызылу: ТР конституцион закон чыгару тәҗрибәсе" Халыкара фәнни-гамәли конференциясенә чакыру тапшырды.
Соңыннан Дәүләт Думасында Фәрит Мөхәммәтшинның Россия парламентының түбән палатасы җитәкчесе Сергей Нарышкин белән очрашуы булды.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге