Бүген Казанда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе яңа составының беренче утырышы узды. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров утырышта катнашу өчен ТР башкаласына килде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм Үзәк сайлау комиссиясенең тавыш бирү хокукына ия әгъзалары катнашты.